Якын арада русиялеләрнең һәрберсе сәламәтлек үзенчәлекләре исәпкә алынган персональ меню алачак. Бу хакта 17нче Бөтенрусия диетологлар һәм нутрициологлар конгрессында “Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек хәвефсезлеге федераль тикшерү үзәге”нең фәнни җитәкчесе Виктор Тутельян белдергән.
Дөрес туклану хакында сөйләп, белгеч ике юнәлешкә тукталган: персональләштерелгән нутрициология һәм санлы нутрициология.
Беренчесендә һәркемнең рационын аның шәхси ихтыяҗларына мөмкин кадәр якын итеп төзү күздә тотыла.
Ә санлы нутрициология конкрет күрсәткечләр җыелмасында тәкъдим ителә. Ул аксымнар, майлар һәм углеводлар буенча белешмә генә түгел, ә конкрет рецептлар белән ризыклар да булырга мөмкин.
Фото: pixabay.com сайтыннан