Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бәйрәмгә “Җиңү” салаты әзерләгез!

Безгә кирәк булачак:150 грамм сыер ите фаршы;шул ук күләмдә шампиньоннар;1 суган;2 пешкән йомырка;1 пешкән бәрәңге;1 зур булмаган пешкән чөгендер;1-2 кашык үсемлек мае;тәменчә тоз, майонез, кара борыч;бизәр өчен — 1 кишер һәм 4 төшсез кара зәйтүн җимеше (маслины). Табага үсемлек мае салып, фаршны, туралган суганны һәм гөмбәләрне бергә әзер булганчы кыздырып алыгыз.Аерым савытка бушатып, аларга кыргычтан чыгарылган йомырка аклары, бәрәңге, чөгендер кушыгыз һәм майонез, тоз, борыч салып, яхшылап бутагыз. Зур түгәрәк тәлинкәнең уртасына стакан куеп, аның тирәсенә салатны йолдыз формасында урнаштырыгыз. Өстенә вакланган йомырка сарысы сибегез. Стаканны алып, кыргычтан чыгарылган кишердән һәм тар итеп киселгән зәйтүн җимешләреннән йолдызны тасма белән бәйләнгән кебек бизәгез.Салат уртасына хәтер шәме куйсагыз, бик матур булыр! Ашларыгыз тәмле булсын, бәйрәмегез уңышлы үтсен! Фото: “https://naschaeda.ru/”

Еда
6,93 млн интересуются