Найти в Дзене
Интертат

Балык кәтлите рецепты

Минзәләдә яшәүче аш-су остасы Тәския Вәгыйзовадан балык кәтлите рецептын тәкъдим итәбез.

«Кәтлит өчен судак һәм чуртан балыкларын алдым.

Балыкның филесын 2 тапкыр иттарткычтан чыгардым. 6 кг фаршка 1 кг суган, тоз, борыч, 6 йомырка, 4-5 кисәк ипи (сөттә җебетелгән) салып яхшылап болгатырга. Әгәр масса тыгыз булса, сөт салыгыз, балык фаршы сөтне «ярата». Мин белеп әйтәм, 1986 елдан балыкны эшкәртеп, төрле ризыклар пешерәбез», – дип сөйли хуҗабикә социаль челтәргә куйган видеосында.

Еда
6,93 млн интересуются