Найти тему
Җырчы Лилиана Ирназарова дүртенче тапкыр әни булган
Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы, өч малай әнисе Лилиана Ирназарова дүртенчегә кыз алып кайткан. Бу шатлыгы турында ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. Җырчы шулай ук «Могҗиза көткәндә» сериясеннән фото белән дә уртаклашкан. «Минем Лия. 06.02.2024. Өч ул һәм кыз әнисе», – дип язган җырчы фото астына. Күп балалы әнине сәхнәдәш һәм виртуаль дуслары котлап, матур комментарийлар калдырган...
1 год назад
Күлдә баткан вертолет бортмеханигы очып китәр алдыннан хатынына шалтыраткан
Карелиядә һәлакәткә очраган «Ми-8» вертолетында һәлак булган бортмеханик Владимир Билидның хатыны очыш алдыннан иренең шалтыратканын сөйләгән. Хатын-кыз сүзләренчә, ире аңа очкычка ягулык салырга кергәч шалтыраткан. Ул вертолетның бик көчле бозлануына зарланган. Бу хакта Daily Карелия сайты яза. «Мин аның белән очкычка ягулык салганда сөйләштем. Вертолетка боз катуын әйтте», – дип сөйләгән хатын-кыз «78|новости» басмасына. Искәртеп үтик, 53 яшьлек Владимир Билидның мәетен кичә Онега күле төбеннән таптылар...
1 год назад
Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә олы кызы Таңсылу өчен борчылуын белдерә. «Төне буе йокламадым, кичә Таңсылу Сочидан кайтырга тиеш иде. Рейсларын 10 тапкыр күчерделәр», – дип борчыла 3 бала әнисе. Шулай ук җырчы «юлларда исән-сау йөрик» дип теләгән һәм быелгы кышның сынау булуы турында да язган.
1 год назад
Блогер Миләүшә Зарипова кыйммәтле чалбар алганга яшь иренең йокысы качкан
Аяклары йөрмәүче блогер, эшмәкәр Миләүшә Зарипова йортына ремонт ясый, 1 миллион сумга «кухня»га һәм башка кыйммәтле йорт җиһазларына заказ бирде. Хәзер инде 12 мең сумга чалбар алып, яшь иренең ачуын чыгарган, йокысын качырган. Видеода күренгәнчә, блогер иренә машинадан алып пакет бирә, «сак кына тот, кар кермәсен» дип кисәтә. Шуннан ире кызып китә, пакетны болгап атарлык була. «Бер чалбарны 12 мең сумга алды. Яратмасам, бәреп үтерер идем. 1 чалбар 12 мең бит! Мин ул акчаны эшләр өчен 1 сутка мунча ягам, фурако ягам!» – дип пыр туза ире Айнур...
1 год назад
«Ире һәлак булган, хатыны шокта». Яшь пар коточкыч авариягә очраган
Екатеринбургта яшәүче ир белән хатын Себер трактында коточкыч авариягә очрый. ЮХИДИ белешмәсе буенча, 4 февральдә иртән 23 яшьлек Екатерина белән 26 яшьлек Сергей «Honda Fit» машинасында бара. Рульдә Екатерина була. Шул чакта алар фонарь баганасына бәрелә. Ир-ат урында ук һәлак була. Хатынны коткаралар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Екатерина хәзер әти-әнисе белән. Ул шок халәтендә», – дигән гаиләнең танышлары. Екатеринаның социаль челтәрләреннән күренгәнчә, алар Сергей белән 2015 елдан бергә була...
1 год назад
Ленар Кәшафетдинов: «Синең җаның, кызым, Раббым янында. Ә минеке…син яткан кабер астында»
«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдинов белән аның тормыш иптәше Миләүшәнең бик зур югалту кичерүе хакында язган идек. Ленар Кәшафетдинов кызы рухына атап Корбан чалгандагы могҗиза турында яза. «Кызым... син ахирәткә киткән көнне дә… Җир куенына иңдергән көнне дә… Өчесе белән җидесе ашларыннан соң да ябалак-ябалак кар яуды… Алланың рәхмәте белән. Бүген дә синең рухыңа атап Корбан чалдык… Догалар кылдык. Шуннан соң тагын ябалак кар ява башлады. Раббым кабул кылсын иде...
1 год назад
Винарис Ильегет зур югалту кичерә: «Гаиләнең тагын бер җебе өзелде»
Винарис Ильгет «минем соңгы апам китте» дип яза. Әнисенең сеңлесе Заһидә ханым вафат булган. «Заһидә апа минем һәрвакыт ярата иде, минем барлык коллегаларым анда кунакта булды, һәрвакыт өстәлдә ризык, бар кешегә шат иде...
1 год назад
Быел ураза кайчан башлана, фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күпме була?
10 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, бүген Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте. Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум...
1 год назад
Зөлфирә Шәйдуллина: «Ришат Фазлыйәхмәтов кайбер концертларда түләмәде»
«Көчле һәм моңлы тавыш иясе Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова кунакта», – дип игълан итте «ТНВ» каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова. «Сәхнәдә Зөлфирә Шәйдуллина исемен булдырганчы 7-8 ел узгандыр?» – дип сорады алып баручы. «Кеше тырышмаса, булмый. «Мин – «йолдыз», минем җырларымны ишетергә тиешләр, мине халык күтәреп алырга тиеш» дигән сүз – артист буласы кеше сүзе түгел. Тырышсаң, эшләсәң генә була. Хыялыңа тугры булып, бу юлдан тайпылмыйча, кеше башыннан йөреп түгел, тамашачыларны яратсаң гына уңышка ирешеп була, дип уйлыйм...
1 год назад
Сөяркә кыз белән яңа тормыш башлар өчен, ир-ат ике баласын тәрәзәдән ыргыткан
Кытайда ир-атны һәм аның сөяркәсен үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Алар ир-атның элеккеге гаиләсендәге 2 баласын 15нче каттагы фатирдан урамга ыргыта. Ир һәм аның сөяркәсе «яңа тормышны чиста биттән башларга җыендык» дип аклана. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте. Тикшерү 2021 елда башланган булган. Кытай югары суды үлем карарын раслагач, Чжан Бо һәм аның Е Чэнчэнь исемле сөяркәсенә карата суд карары гамәлгә ашырылган, дип яза China Daily. Чжан Бо 2020 елда Чунцинда күп катлы йортның 15нче катыннан 2 баласын ыргытуда гаепле дип табыла. Ир-атны 2 яшьлек кызын һәм 1 яшьлек улын үтерергә сөяркәсе күндергәнен суд ачыклагач, сөяркә хатын-кызны да хөкем итәләр...
1 год назад
Ришат Төхвәтуллин хатыны Алияне Казанга озаткан: «Беренче тапкыр...»
Ришат Төхвәтуллин төркеме, Екатеринбург якларында концерт уздырганнан соң, Төмән якларына кузгалган. Екатеринбургтан ул иҗат төркемендәге җырчыны, хәзер инде тормыш иптәше Алияне Казанга кайтарып җибәргән. Искәртеп үтик, яшь пар бәби көтә. «Алиюшкамны Казанга озаттым. 8,5 ел дәвам иткән гастрольләрдә ул беренче тапкыр минем концертларда булмаячак», – дип хәбәр итте бу вакыйганы Ришат Төхвәтуллин. Алия Төхвәтуллина (Карачуринага) Ришат Төхвәтуллин белән мәхәббәт тарихын түбәндәгечә сөйләгән иде: «Сөйли башласаң, бу – бик озын тарих инде...
1 год назад
«Тагын бер усал әни» – Өч малай үстерүче Гүзәл Идрисова-Баһ телефоннан улы белән сөйләшә
Җырчы Зәринә Хәсәншина бер концертта Гүзәл Идрисованың телефоннан улы белән сөйләшкәнен видеога төшергән. Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова-Баһ 3 ул тәрбияли. «Этне ашатыгыз, песине дә. Дәресләр каралганмы? Шигыреңне ятладынмы? Ятла! Кайчан ятларга җыенасың? Абыең нишли, баянда уйнадымы? Карны чистартып бетерегез, кереп чәйләр эчегез...
1 год назад