Безгә кирәк булачак :
- 90г камыр,
- 70г ит,
- 80г бәрәнге,
- 15г сары май,
- 20г башлы суган,
- тоз, борыч, шулпа,
- өстенә сөртү өчен 1/3 йомырка.
Өчпочмакны гадәттә-әче камырдан, яисэ төче камырдан да эзерлилэр. Өчпочмак өчен симез ит (сарык, сыер, бозау ите) әйбэт була.
Итне, юып, сөяклэреннэн аералар хэм урман чиклэвеге зурлыгында турыйлар.
Әрчегән бәрәнгене дә шунын кадәр турыйлар, хэм каралмасын өчен, салкын суга салып торалар.
Аннары иткэ кушалар, вак кына тураган башлы суган, май өстиләр, тоз, борыч сибеп, барысын бергә яхшылап болгаталар, эзер эчне тирэн савытка салалар. Бөтен нәрсә тигез эләксен өчен, эчен яхшылап болгатырга кирәк.
Башта камырны чама белән 90г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр, аннары чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп жәяләр.
Җәймәлэр өстенә әзерләгән эчне салалар хэм, камырның кырыйларын, өч җирдән күтәреп, чеметеп куялар, уртасын ачык калдыралар.
Ясаган өчпочмакларны майлы калайга (табага) тезәләр, өстенә чи йомырка сөртеп мичкэ тыгалар.
Ярты сәгать үткәч, өчпочмакларны мичтән алып, эченә шулпа салалар, аннары бөкеләп, тагын мичкә куялар.
Өчпочмак бер сәгатьтә пешеп җитә.
Ашыгыз тәмле булсын, дуслар!