Найти в Дзене
Әхмәтгәрәй Хәсәни турында кызыклы 10 факт
Мәгърифәтче, нашир, тәрҗемәче, язучы, журналист, драматург һәм хәйрияче Әхмәтгәрәй Хәсәни – татар басмасы һәм матбугатын яңа баскычка күтәргән шәхес. Заманы өчен файдалы, сыйфатлы басмалары белән танылуыннан тыш, ул – татар яшьләрен туплаган, милләт үсеше өчен гыйлемен, талантын һәм матди байлыгын да кызганмаган шәхес. Гаять кызыклы һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган зыялы бу шәхес барыбызга да үрнәк булып тора. 1. Сәүдәгәр гаиләсендә үскән мәгърифәтче Әхмәтгәрәй Хәсәни Казан арты сәүдәгәре гаиләсендә беренче бала булып 1883 елны дөньяга аваз сала...
22 часа назад
«Мине Сәйдәшкә охшаталар»
50 ел медицина өлкәсендә эшләүче, берничә китап авторы Рөстәм Әхмәров – мәгърифәтче Шиһаб Әхмәровның оныгы. Хәзерге вакытта атаклы бабасының мирасын барлау белән җитди рәвештә шөгыльләнә ул. Бабасы турында истәлекләр китабы чыгарган...
5 дней назад
«Тукайга ышыкланып йөрү килешмәс»
Олуг әдибебез Габдулла Тукай гаилә корып яшәргә өлгерми кала. Турыдан-туры дәвамчылары да юк. Әмма мулла нәселеннән чыккан шагыйрьнең туганнары булган бит. Бүген журнал укучыларын Тукайның кардәше, Казанның 64 нче мәктәбе директоры, педагог Айнур Нуриев нәселе белән таныштырабыз. Сүзне үзенә бирик. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Без Габдулла Тукайга әти ягыннан туган булып чыгабыз. Габдуллаҗанның әтисе Мөхәммәтгарифның иң кече сеңлесе Бибифаизә – минем ерак әбием. Фаизәнең төпчек улы Габдрахман бабай минем әтинең бабасы булып чыга...
3 недели назад
Әтигә «Юаш» дигән кушамат тагар идем
Фольклорчы галим, педагог, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның быел 80 еллыгы билгеләп үтелә. Арабыздан вакытсыз киткән әлеге шәхес киң җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле иде. Аның улы танылган кинорежиссёр, татар кинематографиясенә шактый күп өлеш керткән, Татарстанның Кинематографистлар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Ягъфәров белән атаклы нәсел җепләрен барладык. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Безнең нәсел Пермь өлкәсенең Барда районыннан. Бик матур табигатьле яклар...
4 недели назад
Рәмин Нәфыйков: «Минем психотипны әбием булдырды»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты, рәссам Канәфи Нәфыйковның иҗаты милләтнең катлаулы язмышын, бөек үрләрен һәм хаксызга рәнҗетелүләрен тасвирлавы белән күпләрдән аерылып тора. Рәссам Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкент театр-сәнгать институтында белем алган. Ул Мөхәммәдьяр, Г. Кандалый, Г. Утыз Имәни, К. Тинчурин, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов портретларын иҗат иткән. Кылкаләм остасының улы Рәмин Нәфыйков – шулай ук татар рәсем сәнгатендә үз юлын тапкан һәм иҗаты белән чит илләрдә дә дан казанган рәссам...
1 месяц назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала