Найти в Дзене
Әхмәтгәрәй Хәсәни турында кызыклы 10 факт
Мәгърифәтче, нашир, тәрҗемәче, язучы, журналист, драматург һәм хәйрияче Әхмәтгәрәй Хәсәни – татар басмасы һәм матбугатын яңа баскычка күтәргән шәхес. Заманы өчен файдалы, сыйфатлы басмалары белән танылуыннан тыш, ул – татар яшьләрен туплаган, милләт үсеше өчен гыйлемен, талантын һәм матди байлыгын да кызганмаган шәхес. Гаять кызыклы һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган зыялы бу шәхес барыбызга да үрнәк булып тора. 1. Сәүдәгәр гаиләсендә үскән мәгърифәтче Әхмәтгәрәй Хәсәни Казан арты сәүдәгәре гаиләсендә беренче бала булып 1883 елны дөньяга аваз сала...
13 часов назад
«Мине Сәйдәшкә охшаталар»
50 ел медицина өлкәсендә эшләүче, берничә китап авторы Рөстәм Әхмәров – мәгърифәтче Шиһаб Әхмәровның оныгы. Хәзерге вакытта атаклы бабасының мирасын барлау белән җитди рәвештә шөгыльләнә ул. Бабасы турында истәлекләр китабы чыгарган...
5 дней назад
«Тукайга ышыкланып йөрү килешмәс»
Олуг әдибебез Габдулла Тукай гаилә корып яшәргә өлгерми кала. Турыдан-туры дәвамчылары да юк. Әмма мулла нәселеннән чыккан шагыйрьнең туганнары булган бит. Бүген журнал укучыларын Тукайның кардәше, Казанның 64 нче мәктәбе директоры, педагог Айнур Нуриев нәселе белән таныштырабыз. Сүзне үзенә бирик. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Без Габдулла Тукайга әти ягыннан туган булып чыгабыз. Габдуллаҗанның әтисе Мөхәммәтгарифның иң кече сеңлесе Бибифаизә – минем ерак әбием. Фаизәнең төпчек улы Габдрахман бабай минем әтинең бабасы булып чыга...
3 недели назад
Әтигә «Юаш» дигән кушамат тагар идем
Фольклорчы галим, педагог, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның быел 80 еллыгы билгеләп үтелә. Арабыздан вакытсыз киткән әлеге шәхес киң җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле иде. Аның улы танылган кинорежиссёр, татар кинематографиясенә шактый күп өлеш керткән, Татарстанның Кинематографистлар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Ягъфәров белән атаклы нәсел җепләрен барладык. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Безнең нәсел Пермь өлкәсенең Барда районыннан. Бик матур табигатьле яклар...
4 недели назад
Рәмин Нәфыйков: «Минем психотипны әбием булдырды»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты, рәссам Канәфи Нәфыйковның иҗаты милләтнең катлаулы язмышын, бөек үрләрен һәм хаксызга рәнҗетелүләрен тасвирлавы белән күпләрдән аерылып тора. Рәссам Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкент театр-сәнгать институтында белем алган. Ул Мөхәммәдьяр, Г. Кандалый, Г. Утыз Имәни, К. Тинчурин, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов портретларын иҗат иткән. Кылкаләм остасының улы Рәмин Нәфыйков – шулай ук татар рәсем сәнгатендә үз юлын тапкан һәм иҗаты белән чит илләрдә дә дан казанган рәссам...
1 месяц назад
Айгөл Бариева: «Өф» итеп кенә үстермәделәр»
Татарстанның атказанган артисты, атаклы актёр, педагог Шамил Бариев театр сөючеләр күңелендә җырлы образлары белән, куе бөдрә чәчле ир-ат буларак саклана. Талантлы артистның гомере кыска булды. Бүген аның кызы Айгөл Бариева әтисе башкарган җырларны халыкка яңгыратып тора. «Нәселем силсиләсе» рубрикасында Айгөл белән нәсел җепләрен барладык. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Әтием ягыннан дәү әти белән дәү әнием Саба якларыннан. Олы Арташ авылында туып, яшь вакытта Яулаштау авылына күчкәннәр. Дәү әти анда мәктәп директоры, ә дәү әни укытучы булып эшләгән...
1 месяц назад
Ләйсән Хәмитова: «Әти белән әни абруена салынмадым»
Танылган музыкант, дирижёр, композитор, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестр җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин белән шул ук ансамбльнең легендар биючесе, Татарстанның атказанган артисты Рузалия Мостафина – республиканың сәнгать дөньясында зур абруй казанган шәхесләр. Аларның кызлары Ләйсән, шулай ук аның гаиләсе дә – татарның бию сәнгатендә үз урыннарын булдырган артистлар. Җыр һәм бию ансамбле карамагындагы «Юлдаш» балалар студиясенең сәнгать җитәкчесе, балет буенча...
1 месяц назад
Исемең кемнәр куйган, Рәйхан?
Сәхнә яшь, чибәрләрне үз итә. Бу исбатланган хөкем дияр идем. Сәнгать шатлыгы, яшәү дәрте бирүдән тыш, яшь артист телнең аһәңен дә дөрес җиткерүче булса, икеләтә куанычлы. Театр сәхнәсендә җырлы образлары һәм тел тәмен тоеп сөйләве белән Рәйхан Габдуллина күпләрнең күз уңындадыр. Театр актёрлары династиясен лаеклы дәвам итүе ягыннан да аерылып тора әле ул. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында инде бишенче сезонын иҗат итүче өметле, талантлы артист «Нәселем силсиләсе»ндә үзенең данлыклы әби-бабасы һәм әти-әнисе, гаилә кыйммәтләре хакында бәян итә...
1 месяц назад
Татар мәгърифәтчеләре Габдулла Тукай турында кызыклы 10 факт
Апрель бөек Тукаебыз язмышында аерым урын биләп тора. 26 апрельдә дөньяга аваз сала, төрле шәһәрләргә сәяхәтләре дә нигездә әлеге айда уза. Бакыйлыкка да шагыйрь апрельдә күчә... Быел ХХ гасырның күренекле вәкиле Габдулла Тукайның 140 еллыгы билгеләп үтелә. Тәкъдире халык язмышын хәтерләткән әдипнең мәгариф, агарту эшендә дә байтак гамәлләр башкарганлыгын беләбез. Яңа татар поэзиясенә һәм татар әдәби теленә нигез салуыннан тыш, ул балалар әдәбиятын үстергән, дәреслекләр әзерләүгә, бихисап әсәрләр...
1 месяц назад
Гаффар дигән нәсел бар
Татар дөньясында Гаффаровлар – шактый абруй казанган нәсел. Балык Бистәсе районының Әшнәк авылында туып үскән каләм ияләре династиясе. Әхәт Гаффар – танылган прозаик, драматург. Рәкыйп Гаффар – гомере буе «Татарстан» радиосында эшләгән журналист. Төпчекләре Ринат Гаффар – шулай ук Язучылар берлеге әгъзасы. Һәрберсе – кызыклы шәхес. Язучы Әхәт Гаффар белән галим Фәридә Гаффарованың кызлары Сөмбел Гаффарова үзенең нәсел тарихы, якыннары һәм гаиләләрендәге күркәм гадәтләр белән таныштыра. Нәсел-яптәр...
1 месяц назад
Раушания Шәфигуллина: «Әти китап дөньясына алып керде»
Үзенең юмористик әсәрләре белән халык тормышын яктырткан язучы, укучыларда уңай фикер тудырган, матур хатирәләр калдырган Фаил Шәфигуллинны бүген дә юксынып искә алалар. Аның затлы, нечкә юморы җитми, диләр. Болгар ислам академиясендәге «Ислам мирасы үзәге»нең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина үзләренең нәсел хасиятләре белән таныштырды. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Нәсел агачыбызның бер як тамыры Яшел Үзән туфрагыннан булса, икенче як тамыры Актаныш төбәге, Мөслим җирлеге, төгәлрәк әйтсәк, Мөслим районының Симәк авылына бәйле...
1 месяц назад
Нәселем силсиләсе Дәү әти – безнең өчен эталон!
Татар музыка сәнгатендәге беренче музыкаль комедия – «Башмагым» либреттосының авторы Таҗи Гыйззәт барлыгы 37 сәхнә әсәре иҗат иткән. Алар хәзер дә татар сәхнәләрендә уйнала. Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гөлнар Гыйззәтова белән нәселләре силсиләсен барладык. Гөлнар ханым – озак еллар Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле фәнен укыткан һәм хәзер дә педагоглык хезмәтен ташламаган остаз. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Дәү әти Таҗи Гыйззәт артист, драматург кына түгел, ә укытучы булып та эшләгән. Нәселебездә дә педагоглар шактый...
1 месяц назад