Найти в Дзене
Нәселем силсиләсе

Нәселем силсиләсе

Тамыр, кәүсә, ботак, яфрак эзлеклелеге кебек үк адәм балалары да әби-баба, ата-ана, балалар, оныклар эзлеклелеген кичереп яши. Шуңа да нәсел буыннарын чагылдырган схеманы агачка охшатып шәҗәрә дип атау кабул ителгән. Шәҗәрә – гарәпчә «агач» дигән сүз. Яңа сәхифә «Нәселем силсиләсе».
подборка · 14 материалов
5 дней назад
«Мине Сәйдәшкә охшаталар»
50 ел медицина өлкәсендә эшләүче, берничә китап авторы Рөстәм Әхмәров – мәгърифәтче Шиһаб Әхмәровның оныгы. Хәзерге вакытта атаклы бабасының мирасын барлау белән җитди рәвештә шөгыльләнә ул. Бабасы турында истәлекләр китабы чыгарган...
3 недели назад
«Тукайга ышыкланып йөрү килешмәс»
Олуг әдибебез Габдулла Тукай гаилә корып яшәргә өлгерми кала. Турыдан-туры дәвамчылары да юк. Әмма мулла нәселеннән чыккан шагыйрьнең туганнары булган бит. Бүген журнал укучыларын Тукайның кардәше, Казанның 64 нче мәктәбе директоры, педагог Айнур Нуриев нәселе белән таныштырабыз. Сүзне үзенә бирик. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Без Габдулла Тукайга әти ягыннан туган булып чыгабыз. Габдуллаҗанның әтисе Мөхәммәтгарифның иң кече сеңлесе Бибифаизә – минем ерак әбием. Фаизәнең төпчек улы Габдрахман бабай минем әтинең бабасы булып чыга...
4 недели назад
Әтигә «Юаш» дигән кушамат тагар идем
Фольклорчы галим, педагог, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның быел 80 еллыгы билгеләп үтелә. Арабыздан вакытсыз киткән әлеге шәхес киң җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле иде. Аның улы танылган кинорежиссёр, татар кинематографиясенә шактый күп өлеш керткән, Татарстанның Кинематографистлар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Ягъфәров белән атаклы нәсел җепләрен барладык. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Безнең нәсел Пермь өлкәсенең Барда районыннан. Бик матур табигатьле яклар...
1 месяц назад
Рәмин Нәфыйков: «Минем психотипны әбием булдырды»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты, рәссам Канәфи Нәфыйковның иҗаты милләтнең катлаулы язмышын, бөек үрләрен һәм хаксызга рәнҗетелүләрен тасвирлавы белән күпләрдән аерылып тора. Рәссам Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкент театр-сәнгать институтында белем алган. Ул Мөхәммәдьяр, Г. Кандалый, Г. Утыз Имәни, К. Тинчурин, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов портретларын иҗат иткән. Кылкаләм остасының улы Рәмин Нәфыйков – шулай ук татар рәсем сәнгатендә үз юлын тапкан һәм иҗаты белән чит илләрдә дә дан казанган рәссам...
1 месяц назад
Айгөл Бариева: «Өф» итеп кенә үстермәделәр»
Татарстанның атказанган артисты, атаклы актёр, педагог Шамил Бариев театр сөючеләр күңелендә җырлы образлары белән, куе бөдрә чәчле ир-ат буларак саклана. Талантлы артистның гомере кыска булды. Бүген аның кызы Айгөл Бариева әтисе башкарган җырларны халыкка яңгыратып тора. «Нәселем силсиләсе» рубрикасында Айгөл белән нәсел җепләрен барладык. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Әтием ягыннан дәү әти белән дәү әнием Саба якларыннан. Олы Арташ авылында туып, яшь вакытта Яулаштау авылына күчкәннәр. Дәү әти анда мәктәп директоры, ә дәү әни укытучы булып эшләгән...
1 месяц назад
Ләйсән Хәмитова: «Әти белән әни абруена салынмадым»
Танылган музыкант, дирижёр, композитор, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестр җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин белән шул ук ансамбльнең легендар биючесе, Татарстанның атказанган артисты Рузалия Мостафина – республиканың сәнгать дөньясында зур абруй казанган шәхесләр. Аларның кызлары Ләйсән, шулай ук аның гаиләсе дә – татарның бию сәнгатендә үз урыннарын булдырган артистлар. Җыр һәм бию ансамбле карамагындагы «Юлдаш» балалар студиясенең сәнгать җитәкчесе, балет буенча...