Найти в Дзене
Покупайте СтеллыИ дарите их за контент
1 неделя назад
 • Вы подписаны

Тату гаилә – оҗмах түре

Кайбер гаиләләргә карагач, күңелгә җылылык иңә. Андый йортларда артык кычкырып сөйләшмиләр, бер-берсен мактап та йөрмиләр кебек. Әмма һәр карашта – хөрмәт, һәр сүздә – ихласлык, һәр гамәлдә мәхәббәт сизелә. Адәм баласының күңел күге, холкы, тормышка карашы нәкъ гаиләдә формалаша. Кайчак иҗат кешеләренә карап сокланасың: аларның тормышы күргәзмәләрдән, сәфәрләрдән, алкышлардан гына торадыр кебек. Әмма чын иҗатның чыганагы – күңел тынычлыгында, рухи тәрбиядә, гаилә җылысында икәненә рәссам-каллиграф,...

2 недели назад
 • Вы подписаны

Хозыр Ильяс

Татар халкының рухи яшәеше ул – әкият, риваять һәм мифлар белән тулган гаҗәеп бер дөнья. Һәр сукмак, һәр чишмә, һәр тауның үз хуҗасы барлыгына ышана ул. Әмма шушы күпсанлы персонажлар арасыннан берсе аеруча игътибарга лаек – ул да булса Хозыр Ильяс. Кем соң ул? Ни өчен аны башка мифологик геройлардан аерып карыйлар? Юлчыларның яклаучысы Хозыр Ильяс – татар мифологиясендә иң хөрмәтле һәм серле образларның берсе. «Хозыр – туры тәрҗемәсе; яшел. Кайбер риваятьләрдә ул пәйгамбәр дип санала. Ләкин Коръәндә телгә алынмаган. Хозырның төп сыйфаты – үлемсезлек, шуңа күрә аны еш кына Ильяс һәм Идрис пәйгамбәрләр белән тиңләштерәләр...

2 недели назад
 • Вы подписаны

Габдрахман Гомәри турынды кызыклы 10 факт

Габдрахман Гомәри – татар халкының тарихында үзенә генә хас, тирән эчтәлекле эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның исеме күпләребезгә дин әһеле, галим, мәгърифәтче һәм журналист буларак таныш. Әмма бу исем артында тагын да катлаулырак, күпкырлы язмыш яшеренгән. Ул яшәгән чор – милли үзаң уянган, әмма шул ук вакытта кысылган дәвер. Гомәри үз халкын караңгылыктан чыгарырга омтылган, белемне яктылык дип таныган. Аның гомер юлы – көрәш, сайлау һәм корбаннар юлы. Аның язмышы үтә дә катлаулы. Бу язмада без Гомәринең тормышын кызыклы, әмма тирән мәгънәле фактлар аша күзалларга тырышырбыз...

1 месяц назад
 • Вы подписаны

Әхмәтгәрәй Хәсәни турында кызыклы 10 факт

Мәгърифәтче, нашир, тәрҗемәче, язучы, журналист, драматург һәм хәйрияче Әхмәтгәрәй Хәсәни – татар басмасы һәм матбугатын яңа баскычка күтәргән шәхес. Заманы өчен файдалы, сыйфатлы басмалары белән танылуыннан тыш, ул – татар яшьләрен туплаган, милләт үсеше өчен гыйлемен, талантын һәм матди байлыгын да кызганмаган шәхес. Гаять кызыклы һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган зыялы бу шәхес барыбызга да үрнәк булып тора. 1. Сәүдәгәр гаиләсендә үскән мәгърифәтче Әхмәтгәрәй Хәсәни Казан арты сәүдәгәре гаиләсендә беренче бала булып 1883 елны дөньяга аваз сала...