Игелек кылуның матур үрнәге
Уфадагы «Галия» мәдрәсәсе ХХ гасыр башында Россия мәмләкәтенең бөтен төрки-мөселман дөньясында якты эз калдырган атаклы уку йортларының берсе. Монда татар, башкорт, казакъ, кыргыз, үзбәк һәм башка кардәш халыкларның күп кенә күренекле шәхесләре белем алган. Тарихка күз салсак, мәктәп-мәдрәсәләр төп ике шарт үтәлгәндә генә яши алганнар. Беренчедән, балаларга гыйлем бирә алырлык югары аң-белемле мөгаллим-мөдәррисләр булганда, икенчедән, укымышлы, динле байлар, иганәчеләр яки хәлле халык тарафыннан матди яктан тәэмин ителгәндә...