Рәис Әхмәдулла улы гомеренең 47 елын балалар тәрбияләүгә багышлаган. Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Дәүләкән районында урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган. Соңрак Илеш районы мәктәпләрендә директор вазыйфасын башкарган. 1975-87 елларда Илеш районының мәгариф бүлеге мөдире, авыл һөнәри техник училищесы директоры булган. Күп тапкырлар район һәм авыл советы депутаты итеп сайланган, орден-медальләр белән бүләкләнгән. “РСФСРның мәгариф отличнигы” һәм “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булган. Тормыш иптәше Мәүлидә Хәлиулла кызы да үзенең 35 ел гомерен шушы изге хезмәткә багышлый, химия, биология, география дәресләрен укыта. Кичләрен тормыш иптәше белән бергәләп концертлар, спектакльләр оештыруда катнашырга да вакыт тапкан Мәүлидә Хәлиулла кызы. Әхмәдуллиннар гаиләсе дөньяга ике кыз бүләк итеп, аларга яхшы тәрбия, югары белем бирә, Флидә — урыс теле укытучысы, Гүзәлия химия укытучысы һөнәрен сайлый. Бүгенге көндә алар хаклы ялда. Аларның балалары да укытучы һөнәрен сайлаган, бүген алар белем бирү өлкәсендә уңышлы эшләп киләләр.Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы Рәзил Наҗар улы Әхмәдуллин, Башкортстанның мәгариф отличнигы Нәзир Наҗар улы Әхмәдуллин, Флидә Рәис кызы Әхмәдуллина, Дамир Мансурҗан улы Нурмөхәммәтов чараның төп кунаклары булды.Бу кешеләрнең укытучы һөнәрен сайлавында Рәис Әхмәдулла улының өлеше бик зур. Нәкъ аңардан үрнәк алып, укытучылар династиясе бүген дә дәвам итә.– Районда башка өлкәне алсаң да, иң зуры нәкъ Әхмәдуллиннар һәм Нурмөхәммәтовлар династиясе дип, һич икеләнүсез әйтә алабыз. Чыннан да Рәис Әхмәдулла улы бөек укытучы иде. Аны районда белмәгән кеше юктыр, — диде үзәк китапханә директоры Айгөл Якупова.Чарада мәртәбәле кунаклар: Башкортстанның атказанган укытучысы мәгариф хезмәткәре Рәмзә Ямалов, Рәмзил Локманов, Башкортстанның мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Зинфира Асылгәрәева, район мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика бүлеге җитәкчесе Зинфира Минһаҗева, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Роза Тимуршина, Сания Галиева, Илнур Ягафәров һәм башкалар Рәис Әхмәдулла улы турында хатирәләре белән бүлеште, җылы сүзләрен җиткерде.— Рәис Әхмәдуллин — мәгариф өлкәсенең сүнмәс йолдызы ул. Ул көчле җитәкче булды. Кадрлар әзерләүгә аерым басым ясады, — диде Зинфира Минһаҗева.Кичә истәлек-хатирәләр, җыр-моң белән дә үрелеп барды. “Кайтаваз” этно-төркеме, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсидә Мостафина, Т. Рахманов исемендәге мәктәп укучылары (җитәкчеләре Ләйсән Шәрипова), әлеге династия вәкиле, филология фәннәре кандидаты Айгөл Рәзил кызының чыгышлары чараның мәртәбәсен тагы да кәтәрде.Бирегә җыелган кунакларның һәрберсенең тормыш юлы укытучы һөнәре белән бәйле. Бу нәсел зур биеклекләр яулаган. Күбесе кандидатлык диссертацияләре яклаган, директор вазыйфаларын башкарган. Династиянең гомум укытучылык стажы 1685 ел тәшкил итә. Уйлап карасаң, әлеге буыннан-буынга килгән укытучылык осталыгы күпме укучыга дөрес тәрбия, юл күрсәткән?! Аларның күпме укучысы укытучы һөнәрен сайлаган?! Бу нәсел, һичшиксез, киләчәктә дә укытучылык юнәлеше буенча барыр, һөнәргә тугры калыр.