Йолдыз булуга дәгъва кылмаган җырчыларның берседер, Дәниф Шәрәфетдинов. Тавышы гына матурдыр дисәм, уйлары, фикерләре дә башкаларныкына охшамаган, үзгә икән.
– Дәниф, синең хакта редакциягә шалтыратып сорыйлар...
– Мин Чаллыда. Телевизордан, радиодан бик ишетелмәгәч халыкюгалта күрәсең. Бер ел булды концертлар белән йөрүдән туктаганга. Соңгысы Башкортстанда, Бакалы районында узган иде. Шунда салкын тиеп, күзләрем начараеп китте.
– Җырдан тыш нәрсә белән дә булса шөгыльләнәсеңме?
– Юк. Минем сәхнәгә, сәнгатькә хыянәт иткәнем юк. Концертэшчәнлеге буенча ИП ачтым, налогларын түләп, акрын гына эшләп ятам. Һәм пенсиядә инде мин.
– Концертлар куймасаң да налоглар түлисеме?
– Әлбәттә! Ул инде даими, ел азагында 30 мең тирәсе чыга.
– Дәниф, син кыю кешеме?
– Бик кыю түгел. Әмма куйган максатыма ирешергә тырыша торган, тәвәккәл кешемен.
– Кайчандыр сәхнәдән бөтенләйгә китү теләгең дә булган дип беләм.
– Мин кечкенәдән табиб булырга теләдем. Педагогика буенча, яки “медицинский”га укырга керү теләге белән сайланып йөргән чак иде ул. Тагын сәбәбе шул: ике тапкыр тавышымны өзеп, бик каты авырып алырга туры килде. Аена егермешәр көнлек гастрольләргә чыгып китә идек, арыткандыр да.
– Күзләреңә ни булды?
– Күзләр гел томаланып бетте. Хатыным җитәкләп кенә йөртте. Сул күз алмасының челтәр катлавы аерылган. Ә уңда катаракта һәм тагын шул челтәр катлавы да түгел микән диләр. Күптән түгел бер күзгә операция ясадылар. Хәзер әкрен-әкрен генә үзем йөри башладым, Аллага шөкер. Бер күз азрак ачыла. Дөньялар ямьләнеп китте! Минем бит бер ел зәңгәр күк йөзен күргән юк иде... Хәзер тагын Казанга барам, икенче күзгә дә операция ясарга кирәк. Тәкъдирдән узып булмый инде...
– Хатының кайсы якныкы, Дәниф? Ничек таныштыгыз?
– Зәринә белән укыганда таныштык. Мин икенче курста идем. Улда шунда ук – Алабугада, хореография бүлегендә укыды. Үзе әйтүе буенча, тулай торак коридорында мин баян уйнап торганмын, шунда ул беренче тапкыр күргән дә, гашыйк булган миңа. Үземнең дә күзем төште. Бик матур бит ул минем.
– Хореография буенча эшен дәвам иттеме соң Зәринә?
– Юк инде... Кая ул чагында! Мин гастрольләрдә йөри башладым.Ул бала белән өйдә утырды. Декреттан соң эшкә балалар бакчасына барырга булды. Бүгенгә кадәр шунда эшли.
– “Синең аркаңда хыялымнан баш тарттым”, – дигәне юкмы соң?
– Дөресен генә әйткәндә, аның да хыялы “медицинский”га керү булган. Ул вакытта, баллары җитмичәме, ничектер үтә алмаган.
– Балаларга ничә яшь инде?
– Улыбызга – 20, кызыбызга 17 була. Динар бүгенге көндә Казанда Аухадеев исемендәге музыка көллиятендә 3 курста укый. Диана икенче курста. Ул медицина көллиятенә укырга керде. Абыйсының: “Бәлки сиңа да музыкальныйга керергә...” – дигән тәкъдименә: “Өйдә 4нче артист авырыррак булыр ул,” – дип җавап биргән Диана.
– Яңа җырлар яздырасыңмы?
– Яздырасы җырлар күп җыелды. Әмма күз күрмәү сәбәпле, сүзләрен ятлый алмадым. Шалтыраталар инде авторлар, үпкәлиләр.
– Биш ел хезмәттәшлектән соң “Бәйрәм”нән киткәнсең. Үкенмисеңме?
– Аны Хәния апа белән сүзгә килгәннәр дип күп сөйләделәр инде. Сәхнә буенча безнең бернинди талашу булмады. Кул бирешеп киттек. Үкенмәдем. Мин эшләгән эшемә үкенә торган кеше түгел.
– “Бәйрәм” ансамбленең сине кире чакырулары дөресме? Кайтасыңмы?
– Ике тапкыр булды бугай чакырулары. Башта бер солистлары гастрольгә бара алмый дип, аннары кабат, биш-алты концерт куярга дәшеп шалтыраттылар. “Егетләр, Габделхәй абыегыз белән сөйләшегез. Әгәр дә минем белән чыннан да эшләргә теләгегез булса, Габделхәй абый үзе шалтыратсын миңа,” – дидем. Шуннан соң югалдылар алар. Кайту дип, мин әллә кая китмәгән лә! Эшләргә кирәк икән, мин эштән курыйкмыйм, кайда да эшләргә эзер.
– Син танылу, популярлык кебек әйберләргә битараф шикелле.
– Танылу, пиар ясау миңа кирәк түгел. Аллага шөкер, 3-4 көн авылда афиша эленеп тора икән, миңа халык килә. Менә соңгы елларда күңелне төшерә торган күренешләргә тарый башладым. Безнең “йолдыз”ларның авыл җирләрендә 80-90 билеты сатылып та, 100 кеше булмаса концерт куймыйча кайтып китәләр икән. Алардан соң клуб директорлары еламый гына инде. Без 30-40 кеше булса да, программаны тулысынча эшләп, гөрләтеп китәбез. Авыл өчен аншлаг бу хәзер.
– Шәһәр тамашачысы авылныкыннан аерыламы?
– Аерылырга тырышалар! Күңелләрен ачып сөйләшә башласаң, алар да шул ук авыл кешеләре бит инде.
– Дәниф, концертларың кайчан була, кайсы авылга килик?
– Алла бирсә, ноябрьнең 20сеннән соң Киров өлкәсендә Хәния апаның искә алу концертларында катнашам. Ә шуннан инде, әкрен-әкрен генә авылларда булырмын. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы кирәк.
Альбина Гайнуллина ("Акчарлак" газетасы 2019 ел)
- Син патриотмы әллә?
- Нык патриот мин!
- Бүгенге сәясәт шартларында да илне яратып була дип уйлыйсыңмы?
- Минем сәясәткә кысылганым юк. Әгәр Мәскәүдән шалтыратып фикеремне сорыйлар икән, мин аларга туры бәреп ни уйлаганымны әйтәм. Ә болай, гади актаныш егетенең сәясәт турында лаф орып йөрүен кирәксенмим. Минем үземнең эшем бар. Налогын түлим. Кешене сүкмим, тәнкыйтьләмим.
- Тормышта нәрсә кирәк: әрсезлекме, тәвәккәллекме?
- Икенче бәхет диләр бит инде әрсезлекне. Ләкин минем әрсез булганым юк. Тәвәккәллек кирәк минемчә. Аермасы бар инде аның. Ярдәм сораганда, эшли башлаганда кирәктер бераз әрсезлек тә. Чамасы белән генә. Ботканы май белән бозып булмый диләр. Ләкин артык майлы булса да тәмле булмый бит ботка.
- Ә эстрадада?
- Тәртип кирәк. Профессионаллар кирәк.Һәр кеше үз эшен белеп башкарырга тиеш. Тавыш операторы да, композитор да, җырчы да. Ә хәзер аппаратура сатып алалар да оператор булып йөриләр. Композицияне бетермәгән, музыкаль белеме булмаган кешеләр композитор дип атыйлар үзләрен. Кемдер моны яшәү ысулы диеп аңлатадыр үзенчә. Ләкин минем милли яктан чыгып әйтәсем килә. Тыйнаклык кирәк бит инде, әзрәк. Без сәхнәгә ни өчен чыгабыз? Халыкка нидер бирергә, җиткерергә тырышабыз. Сәхнәгә чыкканмын икән, мин кешене уңга юнәлтергә тиеш, яхшы гамәлләр кылырга әйдәргә. Алдап, начар үрнәк күрсәтеп йөрергә тиеш түгел. Мин үземне тамашачымның хезмәтчесе итеп күз алдына китерәм. Мин халыкка хезмәт итәм.
- Дәниф, күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен ни эшләргә?
- Баштан үткән инде бу хәлләр. Ике-өч ел кеше белән аралашмыйча, хәтта өйдән чыкмыйча, гел сөяккә генә калып урын өстенә ятып беткән идем. Аралашырга кирәк! Сәламәт тормыш алып барырга, дөрес тукланырга кирәк, минемчә.
- Хәзер күп кеше социаль челтәрләрдә аралаша.
- Юк, аралашу түгел бу. Бу “аралашу” дип үз-үзеңне алдау гына. Ак белән караны бутау! Социаль челтәрләргә мин үзем хатлар укып, үземә кирәк информацияне алырга гына керәм. Йокларга ятыр алдыннан компьютерда, интернетта утырырга ярамавы расланган әйбер. Әгәр дә кич озаклап компьютерда утырасың икән, , иртән синең башың тубал кадәр була. Эшеңә барырга кирәк. Әлбәттә җитештерүчәнлек 30-40% кына була. Аннан соң безнең яңгыр да вакытсыз ява, кар да урынсыз. Һәм боларның барысында да кем “миноват”? Әлбәттә президент белән премьер министр. Үзебез түгел! Иртәрәк тор син, сөеклең торганчы чәеңне кайнат, кофеңны ясап куй!
- Сезнең гаиләдә кем иртәнге кофены ясый? Сөеклең торганчы диюең кемгә кагыла: хатын-кызгамы, ир кешегәме?
- Ничек туры килә анысы. (көлә) Мин иртә торам, дүртенче яртыда аяк өстендә инде. Тору белән чәй куям. Минем чәй куюым хак булсын, кофесын карар үзе...
- Әти-әниләр ике яктан да исәнме? Кайтып йөрисезме?
- Әтиләр – мәрхүмнәр. Әниләребез Аллага шөкер, исән. Айга бер булса да кайтып күрергә тырышабыз. Элегрәк атна саен кайта идек. Чаллыдан Актанышка китәбез дә, аннан Азнакайга... Ике якны да тигез күрәбез. Кодагыйлар да үзара гел шалтыратышып, чөкердәшеп кенә торалар, кунакларга йөрешәләр.
- Гороскопларга ышанасыңмы?
- Ышанмыйм. Тыңлаганым да юк. Без үзебез гороскоп. Иртән торып аякны идәнгә бисмилла әйтеп куеп, тәрәзәгә карасаң... Кояшлы көн булса да, яңгыры, кары яуса да шуның матурлыгына сокланып яшим.
- Ялгызлыктан куркасыңмы, Дәниф?
- Юк. Ялгызлык ул – күңел халәте генә. Кеше бит һаман да менә, менталитет шундыймы, мескенләнеп, үзен жәлләтеп калырга тырыша. Авырлыкка түзә белергә кирәк. Гомер буе баш ияргә дигән сүз түгел бу. Сабыр булырга кирәк. Проблемалар эштә тә дә, дуслар белән дә булырга мөмкин. Ничек тә үткәрә белергә кирәк. Үзеңне жәлләтеп, кызгандырып йөрергә түгел. Ялгызлыкны мин нәрсәдә күрәм: балаларыңны башлы-күзле итеп, аларга белем, тәрбия, фатирлар алып биреп, кабат үзең картлар йортында яшәү. Менә монысы хак ялгызлык! Минем гел җаным әрни, күңел рәнҗи менә шушындый күренешкә.
- Ә якыннарың арасында сине аңлаучы, ишетүче булмаса?
- Аңламыйлар икән, мин димәк дөрес аңлата белмим. Үзем гаепле! Бары тик шулай гына. Бер кешене дә гаепләгәнем юк. Шул чагында гына алга таба барып була.
- Зәринә белән үпкәләшәсезме?
- Әйткәләшкән чаклар булгандыр инде ул, әмма заявление тотып судка аерылышырга йөгермәдек. Әти-әниләргә дә сиздермәдек бер-нәрсәне дә. Урамга да чыгып елап утырмадык. Шуны әйтәсем килә: 2003-2005 еллар тирәсендә минем пенсия инвалидность буенча 2700 сум иде. Хатынның хезмәт хакы 4 мең чамасы. Менә шушы акчага әле без кеше фатирына түләп тордык, һәм ике бала укыттык. Торырга фатирым да юк иде, быел гына ипотекага алдык әле. Бу безнең баштан кичкән нәрсә. Яшәдек.