Бичура
Кайвакыт үткәннәр искә төшә дә, көлеп җибәрәм. Тиле кеше сыман үз-үземнән көлеп утырам. Бигрәк ышанучан булганмын да инде. Хәзерге буын андый түгел бит. Алар башка планета кешеләре кебек. Менә хәзер кызларга “чәеңне калак белән эчмә, ирең вакычыл була” дисәң, кул гына селтиләр бит инде. Ә без ышана идек, һич югы үзем олыларга бик ышана идем. Өлкән кеше минем өчен бик акыллы, дөньяда күпне күргән, тәҗрибә туплаган зур хөрмәткә лаек зат кебек иде. Шундый тәрбия биргән инде әнкәй. Кечкенә чактан ук эшкә өйрәтеп үстерде...