«Факел» клубы хезмәткәрләре тәрбиягә алган балалар өчен бәйрәм ясады.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, “Сабантуй” ял паркында районыбызның тәрбиягә алган балалары өчен бәйрәм чарасы уздырылды. Көн эссе булуга карамастан квест формасында узган бәйрәм чарасы балаларга бик ошады.