Найти тему
Хәерле матур кичләр булсын барчабызга да
2 часа назад
Быел техникаларның төзеклеген тикшерү “Труд”тан башланды. Әлеге тикшерүне сез кыска гына видеодан күрә аласыз.
5 часов назад
Милли бәйрәмебез Сабантуй үткәрелү көннәре билгеле булды. Авылларда һәм район үзәкләрендә 7 һәм 8 июнь көннәрендә узачак. Казанда Сабан туе 21 июньдә үтәчәк.
7 часов назад
Бүгенге заманда хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Болар бары тик хатын-кыз гына булдыра ала торган эшләр. Халыкта телендә бик күпләргә яхшы таныш «Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш» дигән әйтем йөри. Ул эшләргә тукталсак, ир кеше агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә тиеш булып чыга. Булдыклы ир-ат боларның бөтенесен булдыра, сүз дә юк! Тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне иң оста башкаручы — хатын-кыз. Өй салуга килсәк, өй салу — зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә. Әмма әлеге йортны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү — хатын кыз гына башкара ала торган гамәл. Малай табу, үстерү, тәбияләү турында исә әйтеп тә торасы юк. Ир-ат ир-ат инде ул, ә хатын-кыз шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештәгә тиң зат. Февраль аенда Питрәч районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зона этабы оештырылды. Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән уздырыла һәм хезмәт юлы, язмышы, уңышлары белән үрнәк булырлык гүзәл затларны республикабызга таныта. «Хатын-кыз — ана», «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз — галим», «Хатын-кыз — лидер», «Һөнәрем — язмышым», «Өченче яшь герое», «Эшмәкәр хатын-кыз», «Хатын-кыз — ел үрнәге», «Изге йөрәкле ир-егетләр» һәм «Ир-ат — лидер» номинацияләре буенча уздырылган бәйгедә райондашларыбыз да лаеклы чыгыш ясадылар. Бәйгедә «Хатын-кыз — лидер» номинациясендә катнашып, уңышлы чыгыш ясаучы райондашларыбызның берсе — Чулпан Рәкыйп кызы Әхсәнетдинова. Чулпан бүгенге көндә «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә шәфкать туташы булып хезмәт куя. Сәрдек авылында гомер кичерүче Чулпан һәм Айдар Әхсәнетдиновлар гаиләсе — районыбызның искиткеч көчле рухлы, бердәм, тату гаиләләренең берсе. Украина җирләрендә барган хәрби бәрелешләр Әхсәнетдиновлар гаиләсен дә читләтеп узмаган, гаилә башлыгы Айдар, 2022 елда махсус хәрби операция дулкынына эләгеп, бүгенгә кадәр ил алдында хәрби бурычын үти, гаиләсенең, илебез халкының тынычлыгы, иминлеге өчен көрәшә. «Тормыш иптәшем — безнең горурлыгыбыз, еракта булса да терәген, яратуын тоеп яшибез. Без аның иминлеге өчен борчылсак, ул безнең өчен, гаиләсеннән, якыннарыннан читтә булуы өчен борчыла инде. Иң мөһиме — ил-көннәргә тынычлык килеп, тормыш иптәшем, балаларыбызның әтисе безнең янәшәбезгә исән-имин әйләнеп кайтсын», — ди Чулпан. Районыбыздан ирләре хәрби бәрелешләрдә катнашкан солдат хатыннары тик утырмыйлар, Чулпан Әхсәнетдинова да алар рәтендә. Ул — «Помощь СВОим» республика волонтерлык үзәгенең актив волонтеры. Буш вакытларында Чулпан да, гаиләсе һәм, илебездә сакланган вәзгыятькә, солдатларыбыз иминлегенә битараф булмаган җилкәдәшләре белән, хәрби бәрелешләр зонасында алгы сызыкта булган солдат егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү белән шөгыльләнә, волонтёрларга киптерелгән ашлар ясауда ярдәм итә. Илзирә Гыймадиева
9 часов назад
Опубликовано фото
9 часов назад
Ел саен 19 мартта Россиядә Су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Балтач районы флотчы ветераннарның район оешмасы рәисе Наил Хөснетдинов: — Су асты диңгезчеләрен тулы хокук белән диңгез флоты элитасы дип саныйлар. Су асты көймәсе диңгезчесе исеме — ул зур горурлык. Алар көчле рухлы һәм бар яктан сәламәт егетләр, төп сыйфатлары — нык ихтыярлы, батыр, җаваплы. Иксез-чиксез, төпсез зур су асларында хәрби поста булу ул кыюлык та, гаять зур ныклык та сорый. Бәйрәм уңаеннан, Ватанны саклаучылар паркында 19 март көнне сәгать 9да диңгезчеләр флагы күтәреләчәк, соңыннан «Дулкын» бассейнында диңгезчеләребез, якташыбыз, адмирал Марс Искәндәров истәлегенә ярышларда катнашачаклар. Рәхим итегез!
11 часов назад
Ярдәм сорыйбыз! 16сыннан 17 мартка каршы төндә Балтач бистәсендә яшәүче Нотфуллиннар гаиләсенең йорты янды. Битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итеп, булдыра алганча ярдәм итүләрен сорыйбыз. +79196903885 Гульнара Фирдависовна Н.
12 часов назад
Лилия Әскаровадан тәмле кәбестә рецепты. 2 кг кәбестәне турарга, 2 кишер угычтан уарга, 1 баш сарымсакны турарга. Шул массага 2 аш калагы тоз, 100 гр шикәр комы, 200 гр сыек май, 100 гр уксус салырга һәмм яхшылап бутарга да 3 л банкага тыгызлап тутырырга. 1 көн өйдә тотарга. Аннары суыткычка куярга. Тәмле булсын!
12 часов назад
Бүген район советының зур утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комииссия утырышы узды. Район прокуроры Илдар Гайнуллин декларацияләр бирү мәсьәләләренә тукталды, шулай ук үз чыгышында милек сатып алу мәсьәләләренә аерым игьтибар биреләчәк,диде. — Бирелгән декларацияләрдә кайбер җир мәйданнары күрсәтелмәгән, больничныйда йөреп, социаль иминият фонды аша алган больничный акчаларын күрсәтергә оныталар, -дип ачыклык кертте прокурор. Комиссия утырышында катнашучылар коррупциягә каршы эштәге билгеләнгән җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрергә һәм аңа каршы көрәшне ныгытырга кирәк дигән карарга килделәр. Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.
13 часов назад
Бөек айларның солтаны булган Рамазан ае хакимлек итә. Изге айда ифтар үткәрү — күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул. Шушы көннәрдә Шода мәчетендә читтә яшәүче Раушания һәм Марат Әүхәдиевлар гаиләсе авылдашлары өчен ифтар ашы уздырды. Иң элек ифтар ашына җыелучылар авыл имамы Илнур хәзрәт Әсхатовның Коръән сүрәләрен, вәгазьләрен тыңлап хозурланды. Аннан соң мул сыйлы табыннар артында авыз ачты. Бу ифтар ашыннан һәркем бик канәгать калып, аннан үзенә рухи азык алып һәм оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралышты. «Авылдашыбыз Раушания һәм аның тормыш иптәше Марат гаиләсенә ихластан рәхмәт әйтеп, тормышларының, эшләренең гөрләп баруын телибез. Мул сыйлы табыннар корып, авылдашларны куандырган өчен Аллаһы Тәгалә аларга әҗер-савапларын бирсен. Марат белән Раушаниягә сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, якыннарының исән-имин булуларын телибез», дип шалтырата Шода авылыннан Резеда Низамова.
15 часов назад
Кили авылында яшәүче Әгъләмова Венера Шәйхетдин кызына 90 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котлыйбыз.Мул тормышта, якыннары хөрмәтендә яшәвен телибез.
16 часов назад
18 мартка һава торышы Бүген аязучан-болытлы. Төнлә урыны белән кар, җепшек кар явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал. Төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез 0..+4˚ градус. Юлларда бозлавык
16 часов назад