26 нчы декабрь көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында 6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм күңелле уеннар күрсәттеләр.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Саба гимназиясе №1
2 урын – Саба гимназиясе №2
3 урын – Икшермә кадет мәктәбе
Җиңүче командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларга киләсе ярышларда да уңышлар телибез!