Марат Кәбировның «Караңгы як» дип аталган өр-яңа электрон китабы сатуга чыкты. Ул татарча һоррор ягъни куркыныч хикәяләр җыентыгы. Авторның бөтен чәчмә әсәрләре дә психологик киеренкелек тудыру осталыгы белән аерылып тора. Ә бу китап — һоррор жанрына караган куркыныч хикәяләр җыентыгы. Димәк, мондагы вакыйгалар тормышның серле, шомлы, караңгы яклары белән бәйле һәм аяусыз киеренкелек иң югары ноктасына җитә. Автор бу жанрның классик кануннарына тугъры калган хәлдә, аны үзенчәлекле карашы, язу стиле белән баета...
Татарча Дзен: Марат Кәбир карашы
Бәйрәмнәр
Бәйрәмнәрне элек көтеп ала торган идек. Яңа ел булса да, сигезенче март, яки май бәйрәмнәре дә аерым бер күтәренкелек тудыра торган иде. Аны түземсезләнеп көтеп аласың, бөтен шартын туры китереп уздырасың. Яңа ел булса, ни теләгәнеңне әйтеп Кыш бабайга хат язасың. Аны кулдан эшләнгән конвертка саласың да әниеңә, я әтиеңә тоттырасың. Эшкә барышлый ул почта яшнигенә салып китә. Үзе бәләкәй кешенең хыялы зур була бит ул. Кыш бабайның андый зур нәрсәләр күтәреп йөрерлек мөмкинлеге юклыгын (бөтен балаларга да бүләк алып килә бит ул) аңлап торсаң да түземсезләнеп көтәсең...
Кендек
Кышын кар ява, ул кар язын эреп суга әйләнә дә җиргә сеңә, ә җәй җиткәч томан булып, парга әйләнеп, күккә күтәрелә дә кышын тагын кар булып җиргә төшә. Табигатьтә бер нәрсә дә юктан бар булмый, бардан юк булмый. Физика дәресендә укытучы шулайрак аңлата иде бугай. Үткән меңъеллыкта ук инде бу. Хәзер ул укытучы бакыйлыкка күчте инде, мәктәпне дә яптылар… Мин теге дәрестә сөйләнгән сүзләрнең дөреслегенә төшендем. Белү бер нәрсә икән ул. Аңлау - икенче. Төшенү бөтенләй бүтән. Белем ул киштәдәге китеп шикелле, тора шунда беркемгә бер зыян китермичә, кирәк булса - кулланасың, кирәкмәсә - онытыла...
Борын-борыннан абруйлы борын
Без һәрвакыт “Баш исән булсын,” - дибез. “Аяк-кулың сызлаусыз булсын,” - дип тә телибез. Тик беркемнең дә: “Борының исән булсын!” - дип теләк теләгәне юк. Борының сызлаусыз булсын, дип тә әйтмиләр. Югыйсә, кеше йөзендәге иң мөһим нәрсә борын бит инде. Көзгегә карагыз әле, тәхеттәге патша кебек утыра бит ул. Беренчедән, без исләр дөньясында яшибез. Хуш исләр, бик үк хуш булмаганнары… Хәтта гашыйк булу да күзең төшкән кешедән нинди ис килүе белән бәйле икән. Әле күзең күргәнче үк аның исе сине арбап ала, кызыксынырга, караш ташларга мәҗбүр итә...

