Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уфада җәйге Сурдлимпия уеннары узачак

Документ Башкортстанда дзюдо белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруны, спорт нәтиҗәләрен һәм казанышларын яхшыртуны, тренерларның һәм инструкторларның квалификациясен күтәрүне, матди-техник базаны үстерүне, чит ил көрәшчеләре катнашлыгында рәсми спорт ярышлары уздыруны күздә тота. Дзюдоны республиканың 29 шәһәрендә һәм районында үстерәләр. 12 муниципаль спорт мәктәбендә һәм Олимпия резервы мәктәпләрендә дзюдо бүлекләре эшли, анда 4 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Республика командасы белән эшләүче тренерлар составына 79 белгеч керә. Алга таба форум кысаларында Уфада җәйге Сурдлимпияч уеннарын үткәрү турында өч яклы килешүгә кул куелды. СЯрышлар 23 июльдән 2 августка кадәр узачак. Документка имзаларын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең спорт министры Олег Матыцин һәм бөтенрусия Спорт федерациясе президенты Дмитрий Ребров куйдылар. - Шундый мөһим һәм статуслы уеннарны кабул итү - Башкортстан өчен зур мәртәбә. Катнашучылар һәм кунаклар өчен уңайлы шартлар тудыру, искиткеч спорт бәйрәме уздыру өчен без барысын да эшләячәкбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. Дмитрий Ребров билгеләп үткәнчә, Русиянең Сурдлимпия спортчылары башка дәүләтләрдән көндәшләр белән гадел көрәштә ярышу мөмкинлеге алачак. Уеннар 21 дисциплина буенча ярышларны үз эченә алачак. Бу бадминтон, гандбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, велосипед спорты, волейбол, каратэ, тхэквондо, футбол, спорт көрәше, теннис һәм башкалар. Ярышлар Уфаның 13 спорт объекты базасында узачак. Фото: glavarb.ru