Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х форумы кысаларында гамәлгә ашырылучы "Русия-Беларусь” халыкара мәктәп спорты фестивале 25-29 июньдә Уфа шәһәрендә узачак.Фестивальдә Русия һәм Белоруссиядән 372 укучы катнашачак. Русия командалары составына Луганск һәм Донецк халык республикалары, Кырым Республикасы, Севастополь шәһәре һәм Башкортстан вәкилләре керәчәк.Фестивальнең спорт һәм яхшы ният илчесе сыйфатында Олимпия чемпионы, Совет баскетболы йолдызы Иван Иванович Едешко чыгыш ясый, аның спорт карьерасына “Движение вверх” нәфис фильмы багышланган.Ярышларда укучылар өчен 7 спорт төрендә – футбол (мини-футбол дисциплинасы), 3х3 баскетбол, волейбол, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, йөзү буенча медальләр уйнатылачак.Ярышлар бер үк вакытта Башкортстан башкаласының универсаль спорт мәйданчыкларында – «Динамо» спорт-демонстрация комплексында (Карл Маркс урамы, 2), Уфа шәһәренең 32нче спорт мәктәбендә (Баязит Бикбай урамы, 13), Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә (Халыклар дуслыгы проспекты, 47) узачак.Фестивальнең оештыручылары булып Русия Федерациясе Спорт министрлыгы, Совет фигуристкасы, өч тапкыр Олимпия чемпионы, ун тапкыр дөнья чемпионы Ирина Роднина рәислегендә Бөтенрусия мәктәп спорты федерациясе, Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгы тора. Фото: pravitelstvorb.ru