Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Аренага бокс һәм велоспорт чыга

Благовар районында, укучылар саны аз булу сәбәпле ябылган мәктәпләр биналарын файдалануның үзенчәлекле юлын сайлаганнар. Төбәкнең мәгариф өлкәсендә физик культура һәм спорт электән нык үсешкән тармаклар саналды. Монда өстәмә белем бирү челтәрендә уңышлы эшләп килүче Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең (ДЮСШ) өлеше зур. Аның тарихы да шактый бай. Ул эшчәнлеген “Физик әзерлек клубы” сыйфатында 1989 елда башлый, 2004 елда спорт мәктәбенә әверелә, ә инде 2009 елда балалар һәм үсмерләр өчен өстәмә белем бирү учреждениесе статусына ия була. Район үзәге Языково авылында урнашкан Благовар Балалар спорт мәктәбе спортны үстерүдә ирешкән уңышлары белән республикада танылу алды. Бу мәктәп җитәкчесе Илгиз Халиковның тырышлыгыннан да килә. – Хәзерге чорда безнең мәктәптә спортның 12 төре әйдәүче санала, – ди Илгиз Әлтәф улы. – Алар арасында ныклы урын алганнардан футбол, баскетбол, хоккей, чаңгы спортын билгеләр идем. Гомумән, спорт, мода кебек бит ул, аның кайбер төрләренә мөнәсәбәт тә тиз үзгәрүчән һәм әлеге үзенчәлек спорт белән шөгыльләнүче укучыларга бәйле. Мәсәлән, ун еллап элек районда милли көрәш киң таралу алды. Ә бүген мәктәптә шөгыльләнүче балалар өстенлекне минифутболга, моннан тыш, бокска һәм велосипед спортына бирә. Моның объектив сәбәпләре дә бар, әлбәттә. Район мәгарифендәге үзгәрешләргә бәйле, Топоринка мәктәбе эшләүдән туктагач, ДЮСШ директоры Илгиз Халиков бушап калган биналарда район спорт мәктәбе бүлеген булдыру башлангычы белән чыкты. Бу чорда спорт мәктәбендә бокс секциясе ачылып, киң таралу алды. Шунлыктан, спортның бу төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны кискен артып, мәктәпнең Языководагы базасында кысынкылык сизелә башлый. Благовар районы хакимияте, мәгариф бүлеге җитәкчелеге спортчы-җитәкченең башлангычын хуплады һәм нәтиҗәдә Топоринканың элекке мәктәбендә ДЮСШның бокс бүлеге эшли башлады. Хәзерге чорда ул районның бу спорт төре буенча үзәге саналырга хаклы. Биредә җитәкчелекне илебездә киң билгеле спортчы, үз эшенә мөкиббән бирелгән укытучы-тренер, СССРның бокс буенча спорт мастеры Марат Исхаков алып бара. Аның хезмәттәше Салават Шәйхразиев та танылган спортчы буларак билгеле – бокс буенча Русия спорт мастеры исемен йөртә. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән Благовар боксчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә. Моңа, әлбәттә, бокс бүлегендә спортчылар өчен тудырылган шартлар да булышлык итә. Атап әйткәндә, спорт залы даими рәвештә яңартылып тора, биредә куелган ринг халыкара таләпләргә җавап бирә. Күнегүләр урыны исә җиткелекле дәрәҗәдә спорт инвентаре, тренажерлар белән җиһазландырылган. Төркемнәрдә барлыгы 40 бала шөгыльләнә. Биредә ГТО нормативларын тапшыру өчен шулай ук бөтен уңайлыклар бар. Спорт залына авыл халкы да күпләп йөри. Яңыш авылы мәктәбе турында да шулай дип әйтергә ныклы нигез бар. Элекке урта гомуми белем бирү учреждениесенең педагогик традицияләре дә бай. Яңыш мәктәбен тәмамлаучылар арасыннан бихисап күренекле шәхесләр чыккан – мәкаләбез герое Илгиз Халиков та шуларның берсе. Башкортстанның велоспорт буенча Олимпия резервы белән берлектә биредә 2014 елда велосипед спорты секциясе эшли башлаган иде. Район балалары өчен шактый яңа бу спорт төре күпләрдә зур кызыксыну уятты. Республиканың Велосипед спорты федерациясе спорт мәктәбен заманча техник җиһазлар, инвентарь белән тәэмин итүгә зур өлеш кертте. Благоварның яшь велосипедчылары, тәҗрибә һәм осталык туплап, республика һәм ил күләмендәге ярышларга чыкты, призлы урыннар яулады. Менә шул рәвешле, велоспортны тагын да үстерү юнәлешендә аның матди-техник базасын ныгыту зарурлыгы туды. Яңышның элекке мәктәп бинасы моңа бар тулылыгы белән җавап бирә дә инде. Благовар районында велоспорт менә шулай үзенең ныклы урынын алды. Яңыш бүлегендә хәзерге чорда 25 бала шөгыльләнә. Күнегүләрне тәҗрибәле укытучы-тренерлар Руслан Янбаев һәм Евгений Геранин алып бара. Спорт нәтиҗәләре дә куанычлы, мәсәлән, үткән елның көзендә Благовар велосипедчылары Омск шәһәрендә оештырылган Себер федераль округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Башкортстан җыелма командасы составында Благовар егете Кирилл Гурьянов та көмеш медаль яулады. Спортны үстерү юнәлешендә Благовар районы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең ныклы терәге дә бар. Районда оештырылган яшьләргә социаль ярдәм итү һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүне күздә тоткан “След” хәйрия фонды, мәсәлән, үзен ярышлар үткәрүдә, спорт җиһазлары белән тәэмин итүдә тоемлы ярдәм күрсәтүе белән танытты. – Фондның җитәкчесе Денис Митин белән тыгыз бәйләнештә торабыз, ул безнең ихтыяҗларга бик тә игътибарлы, – ди Илгиз Халиков. – Шунысы аеруча куанычлы, “След” әгъзалары спорт ярышларында да актив катнаша. Гомумән, мондый ихлас хезмәттәшлек авыл спортын үстерүгә бигрәк тә уңай йогынты ясый. Фәнүр Гамбәров. Рәсемдә: Илгиз Халиков.