Найти тему

Тик балалар булсын бәхетле

Теләкләрнең юк ниндие генә,

Алар матур, алар кирәкле,

Мин бер генә теләк теләр идем: 

"Балаларым булсын бәхетле".

Һәрбер теләк кабатлана сыман, 

Ниләр җитми безгә шулхәтле?

Мин бер генә теләк теләр идем:

"Балаларым булсын бәхетле".

Сорап булса, ниләр сорар идем?

Көчем булса, булсам куәтле,

Мин бер генә теләк теләр идем:

"Балаларым булсын бәхетле!"

Наиля Зарипова

Дети
51,7 тыс интересуются