Найти в Дзене
Саба таңнары

Райондашыбыз Ландыш Фәләхова Кышкы Олимпия уеннарында катнаша!

4-20 февральдә Пекинда 2022 елгы Кышкы Олимпия уеннары уза. Хатын-кызлар командалары арасында алкалы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында Саба районының «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Ландыш Фәләхова да чыгыш ясый.

Бүген Россия командасы Швейцария командасы белән уйнады һәм 5:2 исәбе белән җиңде. Безнең җыелма командага Олимпиадада уңышлар телибез!