Әлеге турнир сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бильярд спорт төрен үстерү һәм популярлаштыру, катнашучыларның осталыкларын арттыру максатыннан үткәрелә. “Динамик пирамида” дисциплинасы буенча турнирга нәтиҗәләр ясалды.
“А” категориясендә 1 урынга Юсупов Марат Рафаэл улы лаек булды.
“В” категориясендә 1 урын - Галиев Исхак Галимҗан улы.
“С” категориясендә 1 урынга Гарипов Альберт Мөҗип улы лаек булды.
Шулай ук әлеге категорияләр арасында финал уздырылды һәм абсолют чемпион исеменә Альберт Гарипов лаек булды.
Җиңүчеләр акчалата бүләк һәм “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексының сертификаты белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!