Найти тему
Саба таңнары

Зилә Батыршина Европа чемпионатының көмеш медален һәм Токио-2020 олимп уеннарына лицензия яулады

«Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Зилә Батыршина Хорватиянең Осиек шәһәрендә узган пуля һәм стендка ату буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында «Скит» олимпия күнегүендә көмеш медаль яулады. Зилә Россиягә Токио-2020дәге уеннарга Олимпия лицензиясен алып килде. Зилә өчен бу хатын-кызлар арасында «Скит»та континенталь чемпионатның беренче медале. 

20 майдан 6 июньгә кадәр Хорватиянең Осиек шәһәрендә үтүче пулялы һәм стендка ату буенча Европа чемпионатында барлыгы 1000нән артык спортчы катнаша.

Батыршина Зилә һәм тренеры Алексеев Юрий Владимировичны югары нәтиҗә белән котлыйбыз!