Найти в Дзене

Хатын-кыз имам була аламы?

Хатын-кызлар, үзләренең арасыннан берсен имам итеп куеп, бергә җәмәгать булып намаз укый алалармы?

Галимебез Ризаэтдин Фәхретдин бу сорауга уңай җавап биргән:

Хатыннарның ирләргә имам булып укуларыннан тыя торган шәригать дәлилләре булса да, үз араларында җәмәгать булып укуларыннан тыя торган шәригать дәлилләре булуы безгә мәгълүм түгел. Шулай ук җәмәгать намазы фазыйләте хакында килгән дәлилләрне ирләр җәмәгатенә генә хас итүчеләрнең сәбәпләре безгә мәгълүм булмады. “Һидәя” авторының “Хатыннарның җәмәгать булып укулары исламның әүвәлге вакытында иде” дигән сүзе – һич шөбһәсез, каләм хатасы. Хәзрәте Гайшә Рәсүлуллаһ гомеренең ахырында бары тугыз ел кадәр генә бергә торды. Аның гамәлен ничек итеп исламның әүвәлге хәленә йөкләргә мөмкин? Ибне Габделбәр “Әл-истигаб”та (Т. 2. – Б. 806) Өмме Вәрака хакында: “Пәйгамбәр (аңа сәлам булсын) аңа үз гаилә әгъзаларына намазда имам булырга әмер итте. Аның мөәзине дә булды. Колы аны буып үтергәнче, ул үз гаиләсендә намазда имам булды...”, – ди. “Хәттә” [“буып үтергәнче”] сүзеннән Өмме Вәрака шәһит булган көненә кадәр бу хәлендә дәвам иткәнлеге аңлашыла. Өмме Вәраканың хәзрәте Гомәр заманында шәһид булуы мәгълүм. Хәнәфи мәзһәбендә билгеле риваятьне күчерергә махсус булган “Әл-мәбсут”та (Т. 1. – Б. 187) очраклы сәбәпләрне бәян иткәннән соң, “Хатыннарга аерым укулары хәерлерәк” дип искә ала. Бу “үля” [“хәерлерәк”] сүзе, аеруча аның сәбәпләре табылмаган вакытта Сөннәткә каршы түгел. Ибне әл-Һөмамның риза булган сүзе дә бу рәвешле булырга охшый.
Сүзнең кыскасы: өйләрдә булу шарты белән, хатыннарның җәмәгать булып намаз укулары – ирләр җәмәгате шикелле фазыйләтле бер эш. Безнең өстәвебез – бу. Бу өстәмә әлеге мәсьәлә хакында башкаларның сүз сөйләүләренә киртә түгел.
Шура. – 1914. – № 3. – Б. 88.

Димәк, хатын-кыз башка хатын-кызларга имам була ала һәм алар җәмәгать белән бергә намаз укый алалар.