ШАГЫЙРЬ КОЛМӨХӘММӘДКӘ БӘЙЛЕ ЯҢА ТАБЫШ
Белгәнебезчә, археографик экспедицияләр барышында татар әдәбияты тарихына яңа исемнәр өстәлә яки билгеле булган әдипләрнең яңа әсәрләре ачыклана, яңа мәгълүматлар билгеле була. 2013 елда Мамадыш районына оештырылган археографик экспедициядә катнашып, безнең тарафтан да кызыклы материаллар ачыкланды. Шуларның берсе – Түбән Ушма авылында табылган кулъязма китап кыйммәтле табышлардан саналырга хаклы, чөнки шагыйрь Колмөхәммәднең (1777 – 1849) “Әйкыйз тәрҗемәсе” әсәрен үз эченә алган. Колмөхәммәд бине...