Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Кырык сырт романыннан өзек

КЫРЫК СЫРТ

(Фәүзия Бәйрәмованың шул исемдәге романыннан өзек. - Казан, 2005.)

Ир-атын, хатын-кызын, баласын-картын, татарын-урысын, мулласын-побын барысын бергә җыеп, уртак вагоннарга кертеп тутырдылар... Монда утырырга да, ятарга да урын юк, идәнгә салам җәелгән, кешеләр, төркем-төркем, шуның өстендә ауныйлар иде... Ашарына булган кеше бәхетле, әмма күпләрне төрмәдән генә алып килгәнгә, үзләре белән бер нәрсәләре дә юк... Маһинур абыстайларның бәхетенә, кызлары Сабира китәр алдыннан гына сохарыен, тегесен-монысын китергән иде, өлешләп бүлеп, шуны тоттылар... Әмма монда иң авыры - су мәсьәләсе иде... Суны, көненә бер тапкыр тимер ишекләрне ачып, сакчылар чиләк белән таратып йөриләр, әмма күп кешенең су алып калырга савыты юк... Су чиләкләре исә туалет чиләгенә әйләнгән...
Боларны сизгән кебек, Сабира төенчеккә бер калай чәйнек тә тыккан булып чыкты, шуңа су алып калып, тамчылап тоттылар... Әмма тугыз җанга нәрсә инде ул көне буена бер чәйнек су? Шуңа күрә хәзрәт белән абыстай юл буе ураза тоттылар, суны тамчылап балаларына бүлеп бирделәр... Аларның ишле гаиләсенә вагон почмагыннан бер урын туры килде, булган чүпрәк-чапракны шунда җәеп, үзләренчә тәртип ясап, шунда урнаштылар... Мулла белән абыстай шушы шартларда да, бер-берләрен каплап торып, намазларын укып барырга тырыштылар, олырак балалар да шыпырт кына шушы тәртипне тотты... Үз өйләреннән куып чыгарылганнан соң мунчаларда, кеше почмакларында, Бөгелмә төрмәләрендә кунып йөргән гаилә инде авырлыкларга ияләнеп бара иде, монда да түзәргә кирәклеген белделәр... Бара торган урыннарының Урал арты икәнлеген белсәләр дә, күпме барасыларын белмиләр иде... Бу товар поездлары бик әкерен бара, юлда яртышар көн туктап тора, кешеләрне бер җиргә чыгармыйлар, бер нәрсә күрсәтмиләр, бер нәрсә аңлатмыйлар... Болай урап, болгап барса, юлда атна-ун көн үтәчәк тә үтәчәк иде... Ә монда бер көнне үткәрү дә әҗәлгә әйләнә башлады...
Бигрәк тә татар хатын-кызлары интекте...
Кеше алдында хаҗәтен үтәргә өйрәнмәгән, оялган мескен татар хатын-кызлары соңгы чикләренә җитеп түзделәр, берничәсе исә сидек куыклары шартлап үлде... Аларны вагон ишегеннән урманга атып калдырдылар... Берәр атна чамасы шулай баргач, юл түзә алмас газапка әйләнде, тимер вагоннар шартлап кызды, сулыш алырга һава калмады... Күбесенең ашарга ризыклары бетте, эчәр суга тилмерделәр... Моның өстенә, каты авырулар, эч китүләр башланды, кешеләр чебен урынына кырылырга тотындылар... Бигрәк тә яшь балалар, картлар бу хәлләргә түзә алмыйча, мал вагонында җан бирде... Сөрген юлы мәхшәргә әйләнде, кемдер салам өстендә бәби таба, кемдер җан бирә, кемдер үкереп елый, кемдер дога кыла, дөнья белән бәхилләшә... Авылларыннан бер җиргә чыкмаган 80-90 яшьлек татар карчыклары елап Алладан сорый, алар “Я, Раббым, үзең ярдәм бир, хәерлесен кыл, гөнаһларыбыз күп булгандыр, шуның җәзасын күрәбездер”, дип, дога кылалар... Бер почмакта, әнә, татар хатыннары җыелып мөнәҗәт әйтәләр, шулай итеп булса да, авыр юлны кыскартасылары, хәлләрен җиңеләйтәселәре килә ахыры...

Фирак уты, фирак уты, сүнәр микән йөрәкләрдин,
Исән чакта кайту насыйп булыр микән ераклардин?

Саба җиле ни хуш икән, кай яклардин исеп килгән,
Хәбәр китермәгән микән безнең илнең тарафындин?

Әйтим микән, җитәр микән, бу кайгылар китәр микән,
Бәнем бу яшь гомерләрем ят илләрдә үтәр микән...

Кала, кала...
Урман-таулар артында туган яклар кала, яшел болыннар, саф сулы елгалар кала... Туган авыл, туган нигез, кадерле кешеләр кала... Шул чәчәкле болыннарда колын кебек тәгәрәп уйнаган сабый балалар мал вагонында җан биреп ята... Ни өчен?! Туган нигезләрендә, түр башында утырырга тиешле татар картлары бер тамчы суга тилмереп, аяк астында үлә... Ни өчен?! Туган туфракта ахирәт көнен көтеп ятарга тиешле изге сөякләр юл буйлап сибелеп кала, аларны күмеп торучы да юк... Ни өчен?! Совет власты, колхозлаштыру, гигант төзелешләр шушы корбаннар хакына уздырылырга тиеш идемени? Бай булган өчен генә, укымышлы, иманлы булган өчен генә адәм баласы шушы хәтле газаплар, мәсхәрәләр күрергә тиеш идеме соң? Һәм кеше каны, кеше күз яшьләре өстендә төзелгән бу илнең яшәргә хакы бар идеме?..
Асылгәрәй картлар барган вагонда татарлар бик күп, тирә-күрше авыллардан танышлар да байтак... Әнә Сөләйдән, Кәшер, Колшәриф, Кәркәледән, Әлмәттән, Шөгердән, Тайсуганнан, Нәдердән зур-зур муллалар, имамнар, Коръән хафизлар, шәехләр, хаҗилар... Бөтен тирә-якка дан тоткан татар галимнәре, язучылар, фән кешеләре, укытучылар... Нәселле байлар, морзалар, һөнәр ияләре... Совет аларның барысын да бөтереп мал вагоннарына китереп тыккан, үлем сәфәренә озаткан, акыллы һәм хәлле булганнары өчен генә шушындый түбәнлекләргә төшергән... Әмма шушы хәлләрдә дә кеше булып калырга, түзәргә кирәк, юлның ахырын көтәргә кирәк... Ә юлның ахыры барыбер булачак, бу мәхшәрдән исән калганнар аны барыбер күрәчәк, иншаллаһ...
Күпләр инде үзләренең Урал аръягына баруларын беләләр...
Имеш, анда зур төзелеш башланган икән, тимер чыгарып, чуен коя торган завод ясыйлар, ди... Аның бөтен дөньяда тиңе булмаячак икән... Аларны шунда эшкә алып баралар икән... Күпләр моңа куана, ни дисәң дә, Урал Себер түгел инде, туган якларга да якынрак булыр, Себергә караганда җылырак та булыр, дип уйлыйлар... Әмма үзләрен анда нинди җәһәннәм көтеп торганлыгын күпләр күз алдына да китерә алмый әле... Кешеләр барыбер яхшыга өметләнә, моннан да авыр булмас, дип уйлый һәм бу газаплы юлның ахырын көтә...
Инде Урал тауларына да керделәр ахыры, төннәрен эсселек бераз сүрелә төшкән кебек булды... Әмма көндезләрен бикле тимер вагоннарда тын алырлык түгел, халык суга тилмерә... Товар поезды билгесез станцияләрдә тәүлекләр буе басып, хәрәкәтсез тора, шундый вакытларда бигрәк тә авыр, кешеләр эсседән, һавасызлыктан нишләргә белмиләр... Ачлыктан һәм пычраклыктан барысын да диярлек бет басты, үлем-җитемнең иге-чиге юк... Аларны, әле үлеп тә җитмәс борын, мылтыклы сакчылар өстерәп алып чыгып китәләр һәм вагон ишегеннән тышка атып калдыралар... Уралтау аралары татар балаларының, карт-карчыкларның мәетләре белән тула... Арада инде җиңеләючеләр, акылдан язучылар да күренә башлады, чөнки кеше акылы бу хәтле хәлләрне күтәрә алмый иде...
Әнә Бөгелмә вокзалында гармунын алдырган татар егете кеше саен сорашып, шуны эзләп йөри... Һаман “Минем гармунны күрмәдегезме?” ди... Аның гармунын төрмә сакчылары Бөгелмәдә үк җиргә салып изделәр бит инде, ә ул һаман шуны эзли... Күзләре алышынган, куллары калтырый... Менә ул, каяндыр бер такта кисәге табып алган да, шуны гармун итеп уйнап утыра, бармакларын ашыга-ашыга күзгә күренмәгән көмеш телләр буенча йөртә... Һәм мал вагонын яңгыратып, моңлы тавыш белән җырлап та җибәрә...

Әйдә барыйк сахраларга, сахраларга,
Гөлләр араларына, Асылъяр.
Матур яр, гүзәлем,
Өзелә лә үзәгем.

Егет үзе җырлый, үзенең күзләреннән мөлдерәп яшьләре ага...
Ул, ахыры, Зәй буйларында калган сөйгән ярын уйлап исәрләнә, мәңгегә аерылганын белеп өзгәләнә...

Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз,
Былбыл балаларына, Асылъяр.
Асылъяр, күгәрчен,
Күрми ничек түзәрмен.

Ул калтыранган бармакларын такта буйлап йөртә, аннан һаман гармун телләрен эзли... Юк, гармун телләрен түгел, сөйгәненең йөз чалымнарын эзли, аның белән күрешә, аның белән бәхилләшә...

Яшьлек безнең багыбыз, багыбыз,
Гөлләр өзгән чагыбыз, Асылъяр.
Матур яр, кошкаем,
Аерылабыз, дускаем.

Ул инде уйный да алмый, җырлый да алмый, тактасына капланган да, үксеп елый... Аңа ияреп, вагондагы халык елый, картлар-карчыклар елый, балалар елый... Татар баласының бу хәтле моңына, аһ-зарына түзә алмыйча, Урал таулары үкереп елый... Үлеләрне һәм тереләрне, тилеләрне һәм милләтнең акыл ияләрен төягән хәсрәт арбасы җырлый-җырлый, елый-елый кырык сырт аша чыгып бара...
Асылгәрәй хәзрәт белән Маһинур абыстай соңгы көчләрен җыеп, балаларын саклыйлар... Алар инде үзләренең нинди мәхшәргә килеп эләгүләрен яхшы аңладылар, халыкны бу юлга үләргә дип чыгарып җибәргәннәр иде... Инде һәр гаиләдән берничә мәет бар, авырып, ыңгырашып ятучыларның иге-чиге юк... Инде Асылгәрәй картларның да юлга алган ризыклары бетте, балаларга калганын валчыклап җыеп бирәләр... Әмма иң тилмерткәне су, су... Шуны да туйганчы бирмиләр бит кешеләргә, хәзер исә бөтенләй кертми башладылар... Моннан бигрәк тә бала-чага, карт-коры интегә, аларның күбесе инде тапталган салам өстендә чалып ташланган мал кебек үлем көтеп ята... Мөгаен, алып баручылар аларның берәм-берәм үлеп бетүләрен көтәләрдер, чөнки алар эшкә ярый торган кешеләр түгел бит, ил өчен артык кашык кына...
Асылгәрәй хәзрәт белән Маһинур абыстай күпме генә тырышсалар да, кечкенә кызлары, игезәк сыңары Рәйсәне саклап кала алмадылар... Бала ут эчендә янып бер көн ятты да, суга тилмереп, су сорап, үлеп тә китте... Әнисенең күзләреннән тамган яшьләре сабый иренендә соңгы шифалы тамчы булды... Авылдан куылыр алдыннан, аны Зәй суыннан чыгара алмый интеккәннәр иде, бала, мескен, сизгән кебек, “бармыйм, анда су юк”, дип елаган иде... Күрәчәге шулай елаткан икән... Олыгаеп кына тапкан бу балалары бигрәк тә кадерле иде хәзрәт белән абыстайга, алар Рәйсә белән Мәрзияне кулда гына йөрттеләр, наз-мәхәббәт белән үстерделәр... Бу игезәк кызлар бөтен гаиләнең яратканы булды, олы балалар аларны курчак урынына карадылар, гөл-чәчәкләр арасында гына тоттылар... Бәхет өчен тууган шушы сабый пычрак мал вагонында, бер тамчы суга тилмереп, җан бирде... Нигә?! Ни өчен?! Илгә, совет властына нигә кирәк иде бу корбан? Бәлки бу ил, бу империя татар балаларының үсеп кеше булуларын, милләткә, дингә хезмәт итүләрен теләмәгәндер, шуңа күрә туу белән юк итү юлларын уйлап тапкандыр...
Ата белән ана төпчекләрен югалту кайгысыннан шашып калдылар...
Калган балалар, бигрәк тә игезәк сыңары Мәрзия әле бу хәлгә ышана алмый иде... Әйтерсең лә Рәйсә хәзер зур күзләрен ачар да, елмаеп, көлеп җибәрер... Ул бит шундый шаян, иркә бала иде, колын кебек, гел уйнап тора иде... Ә хәзер әнә керфекләрен дә тибрәндермичә тынсыз ята, ак йөзе тартылып, җитдиләнеп киткән, әйтерсең лә ул башкалар белмәгәнне белә, инде башкалар күрмәгәнне күрә... Аны салам өстенә, идәнгә куярга кызганалар, ул әнисе кулында поезд барган уңайга чайкалып бара да бара... Әйтерсең лә Зәйтуганда әтисе үз куллары белән үргән тал бишектә тибрәлә...
Ә аның гәүдәсен каядыр куярга кирәк, чөнки бу эсседә тиздән ул бозыла башлаячак... Сакчыларга бирсәң, алар аны ишектән тотып кына атачаклар, бала күмелмичә, ерткыч җәнлекләргә азык булачак... Кая куярга, нишләтергә бу баланы? Ничек аны кешечә кара җиргә тапшырырга? Ата белән ана хәзер бары тик шул турыда гына уйлый иде...
Башта баланы Маһинур абыстайның шәлъяулыгына яхшылап төрделәр...
Асылгәрәй хәзрәт аның өстендә җеназа укыды... Гаилә дога кылды... Аллаһтан ярдәм сорадылар... Шул вакытта, алар бәхетенә, поезд тагы туктап калды, сакчылар бәдрәф чиләкләрен җыеп йөри башладылар... Маһинур абыстайның үзе белән көмеш беләзеге бар иде, ата белән ана, шуны тотып, Рәйсәнең мәетен күкрәкләренә кысып, ишек төбенә киттеләр... Асылгәрәй карт сакчыга үзе эшне аңлатып бирде, кызын урманга алып чыгып, агач төбенә күмүен үтенде... Ул арада сакчының кулына абыстайның көмеш беләзеге дә күчеп өлгерде... Сакчы егет як-ягына каранды, аннан курчак кебек төргән бала мәетен тиз генә эләктереп алды да, көрәк тотып, урманга кереп югалды... Шулай итеп, Асылгәрәй хәзрәт белән Маһинур абыстайның төпчек балалары, игезәк сыңары Рәйсә Уралтауның билгесез сыртында мәңгелеккә ятып калды... Поезд аннан башка гына китеп барды...
Кем белә, бәлки бу баланың биредә ятып калуы аның өчен яхшырак та булгандыр, чөнки Урал аръягында аларны моннан да газаплы, моннан да авыр хәлләр көтә тора иде...
Урал аръягында бу затлы татарларны иң түбән, иң хокуксыз коллар тормышы көтә иде...
Аларның сөякләре өстендә дөньяда тиңе булмаган тимер гиганты төзелергә тиеш иде...