Сәхәр вакыты хакында
Пәйгамбәр (с.г.в.): “Ышанычсыз еллар килер, шулвакытта ялганчыга ышаначаклар, ә дөресен сөйләүчене ялганчы диярләр; сатлыкҗанга ышаныч белдерерләр, ә ышанычка лаеклыны кире кагарлар; һәм әр-Рувайбида телгә киләчәк”. Әр-Рувайбида нәрсәне аңлата? - дип сорадылар. Ул (с.г.в.): “Бөтен җәмгыятьнең мәнфәгатьләренә кагылган сорауларны тикшерүче томана кеше”, дип җавап бирде. Бүген без шушы чорда яшәгәнебезгә шикләнәсе түгелдер инде. Берәр кеше яисә берәр төрле вакыйга хакында ялган сөйләсәләр, халык шунда ук бу ялганга ышана. Инде шушы ялганның ялган икәнлеген исбат итәр өчен күпме көч-куәт һәм вакыт сарыф итеп тә нәтиҗәгә ирешү бик авыр...