Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары тулы куәткә котыру чиренә каршы мөгезле эре терлеккә, атларга, сарыкларга, кәҗәләргә, этләргә һәм мәчеләргә прививка ясыйлар.
Беренчедән, еллык план һәм график нигезендә прививка ясау вакыты җитсә (гадәттә, әлеге төр прививка июль азагында, август башында ясала иде) икенчедән, җитди сәбәп тә бар.
көнне) Сауш авылында котыру чире белән бәйле очрак теркәлде. Бу көнне кичке сәгатьләрдә шәхси хуҗалык биләмәсенә хуҗасыз мәче (дөресрәге, кыргый мәче) килеп керә һәм хуҗабикәгә ташлана, аны тешли. Хуҗабикә шунда ук участок ветеринария табибы Рафис Борһановка мөрәҗәгать итә. Озак та үтми, мәче ветеринар табиб тарафыннан юк ителә, ә хуҗабикә антирабик вакцина алу өчен район үзәк хастаханәсенә озатыла. Шул ук көнне мәченең үле гүдәсе экспертизага җибәрелеп, 3 июль көнне аның котыру чире белән авырганлыгы ачыклана. Шуннан район ветеринария берләшмәсе табиблары тарафыннан авылдагы мөгезле эре терлеккә, сарыкларга, кәҗәләргә, атларга, эт һәм мәчеләргә прививка ясала.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин белдергәнчә, 13 июль көнне алар әлеге төр прививканы кабат ясаганнар. Хәзер бу эш башка авылларда да дәвам итә. Ветеринария табиблары Күкчә, Кече Кибәхуҗа, Иске Җөри авылларында мөгезле эре терлекләргә, атларга, этләргә, сарыкларга, кәҗәләргә һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы прививка ясап өлгергәннәр инде. Профилактик чара буларак алар халыкка йогышлы авырулар турында мәгълүматлар язылган белешмәлекләр дә (памяткалар) тараталар.
Әлеге рәсемдә сез район ветеринария берләшмәсе табибы Динар Юнысовның Тиләҗе авылында яшәүче Илһам Шәяхмәтовлар хуҗалыгында эшләгән вакытын күрәсез.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.