Мамадыш шәһәрендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең республика этабы узды. Фестивальдә Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегеннән җыелма командалар катнашты.
17-18 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең республика этабы узды. Фестивальдә Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегеннән җыелма командалар катнашты. Ярышлар программасы буенча ГТО III-IV баскычында катнашучылар түбәндәге төрләрдә ярыштылар: йөзү, отжимание, алга наклон, йөгерү, урыннан сикерү, ГТО эстафетасы һәм тестлаштыру.
Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта ОФП буенча Шәтке урта мәктәбе укучысы Диана Җәләева 2 урынны яулады.