Хәзер Эмиль июнь аенда Саба районының Миңгәр авылы Сабантуенда узачак дөнья чемпионатына әзерләнә.
Моны, тренерлар хезмәтеннән тыш, Эмильне ярыштанярышка йөрткән әтисе Марсель әфәнденең дә зур уңышы дип аңларга кирәк. Әлеге уңышка алар аталы-уллы озак еллар дәвамында, табыш-югалтулар аша килделәр. Бу хакта Марсель әфәнде үзе дә яшерми: - Балачакта мин дә көрәштем. Әмма спортның көрәш төрендә югары уңышларга ирешеп булмады. Моның өчен якын тирәдә үз эшенең остасы, фанаты булган тренер юк иде. Ә минем көрәшәсе, район, республикакүләм ярышларда җиңүләр яулыйсы килде. Бик үкенечле булды. Минем балачакта, яшүсмер чорда чынга ашыра алмаган хыялымны быел улым ашырды. Мин анда үземнең чагылышымны табам. Максатка ирешү өчен тренерларның төрлесендә – Райнур Шәмсетдиновта, Илдар Ермолаевта, абыйлыэнеле Илдар һәм Фирзәр Гыйниятуллиннарда шөгыльләндек. Аларга бик зур рәхмәт, - дип билдерде. Марсель әфәнде яшьлегендә татарча көрәштә таныла алмаса да, ул бер дигән хоккейчы иде. Республика, Бөтенроссия ярышларында җиңү яулаган, данлыклы “Гром” командасының алыштыргысыз уенчысы булды ул.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.