«Сәнгать гыйбадәтханәсе» күзалланган. Бүгенге көндә борынгыдан килгән иҗади мирасны саклап калу, аны киләчәк буынга тапшыру йөкләмәсен музейлар башкара. Музей — ул хәтер һәм тарих урыны, шулай ук ул шигърият, әдәбият, музыка, театр, сәнгатьне үзендә берләштерү көченә ия.
20 ноябрьдә Туймазы шәһәренең «Илһам» әдәби-иҗтимагый берләшмәсе музее ишекләрен ачты. Ул шагыйрь һәм прозаик, Кызыл Армия полковнигы, Дахау концлагерендә хәрби әсирләрнең яшерен оешмасы җитәкчеләренең берсе булган Мөҗәһит Хәйретдинов исемен йөртә.
Тантаналы чарада Башкортстан, Татарстан республикалары һәм Русия язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, БРның атказанган мәдәният һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, җырлар авторы Рамил Чурагулов; язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, 8 китап
һәм 8 җыр авторы, ТРның Карабаш бистәсенең Һади Атласи исемендәге халык музей-китапханәсе җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәтов; «Шоңкар» журналының баш мөхәррире, журналист һәм язучы Айгиз Баймөхәмәтов; шагыйрә, прозаик, 14 китап, күп сандагы җырлар авторы Халидә Хөснетдинова; шагыйрь, җырчы, композитор Дамир Хәйбрахманов һәм Илчембәт авылы мәдәният йорты һәвәскәрләре, «Илһам» әдәби берләшмәсе советы әгъзалары, Октябрьский шәһәренең «Туган як» гәзите һәм «Яшә, җир!» эзләү төркеме вәкилләре катнашты.
«Илһам» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова Мөҗәһит Хәйретдинов истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш башкара. «Музей — туган як тарихын, анда яшәүче халыкларның мәдәниятен, ата-бабаларыбыздан килгән күркәм гореф-гадәтләрне, милли бәйрәмнәрне саклап калырга булышучы үзенчәлекле дөнья ул. Биредә күренекле якташларның, хезмәт ветераннарының, Башкортстан һәм Татарстаннан, шулай ук Русиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдән шагыйрь-язучыларның әдәби мирасы тупланган. Музейда М. Хәйретдиновка багышланган экспозиция аерым урын алып тора. Без тарихи хакыйкатьне тергезү, данлыклы якташыбызга Русия Герое исемен бирү теләге белән илһамланып яшибез. Бу эшкә бөтен җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә тырышабыз, Башкортстан һәм Татарстан җитәкчелегенә, РФ оборона министрына мөрәҗәгатьләр юллыйбыз», — дип ассызыклый Нурия Закир кызы.
«Илһам» әдәби берләшмәсе эшчәнлеге турында да язып үтәсе килә. Аның оештыручысы һәм җитәкчесе — икътисад фәннәре кандидаты, Русия һәм Башкортстанның журналистлар берлеге әгъзасы, 10 җыр, 36 басма/ китап, брошюралар, альманахлар, монографияләр, методик эшләнмәләр авторы, күп сандагы әдәби конкурслар җиңүчесе, М. Хәйретдинов, З. Сафина премияләре лауреаты Нурия Вәлиәхмәтова. Мәгълүм булуынча, оешмага нигез 2018 елның 1 октябрендә салынган. Ул татар телендә иҗат итүче язучы-шагыйрьләрне берләштерү, аларның үзара хезмәттәшлеген ныгыту, законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларын күзаллый. Бүгенге көндә «Илһам» әдәби берләшмәсендә язучылар берлеге әгъзалары (8 кеше), атказанган мәдәният эшлеклеләре (7), журналистлар берлеге әгъзалары (5), фән кандидатлары (1), күп сандагы премияләр лауреатлары һәм башка сәләт ияләре тупланган.
Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Русия язучылар берлегенең төбәк бүлеге карары белән «Илһам» әдәби берләшмәсенә Бөек Ватан сугышы герое Мөҗәһит Хәйретдинов исеме бирелгән. Оешма «Без бит илһамлы, яулыйк җиһанны!» өндәмәсе астында эшли. Биредә мәдәниятебезне, туган телне үстерүгә, аны саклауга юнәлтелгән күп сандагы чаралар даими оештырыла: язучыларның иҗат кичәләре — Муса Сираҗи (80 яшь), Әкрам Даутов (105 яшь), Мостай Кәрим (100 яшь), Габдулла Тукай (134 яшь); «Әдәби дуслыкны ныгытып» Башкортстан һәм Татарстан республикалары дуслыгына багышланган конференция; РФ һәм БР журналистлар берлеге әгъзасы В. Мәҗитова, РФ һәм БР язучылар берлеге әгъзалары К. Балтина һәм В. Фәттахов белән очрашулар һ. б.
Әдәби берләшмәнең эшчәнлек чорында 2 зур альманах чыгарылган. Республиканың 100 еллыгына «Башкортстан, юбилеең белән!» исемле альманах төзелгән, анда Туймазы, Октябрьский, Дүртөйле, Шаран, Бакалы, Чакмагыштан 21 шагыйрьнең әсәрләре тупланган. Бу исемлектә ерак Италиядә яшәүче ватандашыбыз — Рәмзия Шәрәфетдинова да бар. Ә инде Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ветераннар, без сезнең белән горурланабыз!» исемле видеопроект Интернет киңлекләрендә оештырылган күләмле чаралар санын арттырган. Киләчәктә дә «Илһам»лылар халыкның үзаңын үстерү, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү эшен дәвам итәргә, каләмдәшләр, фикердәшләр белән иҗади очрашуларны даими оештырып, хезмәттәшлекне тагы да үстерергә ниятли.
... Музей ачу тантанасында катнашучыларга да сүз бирик. Хөрмәтле шәһәрдәшебез, шагыйрә, китаплар авторы Рәзинә Сабирова музей экспонатларын кулдан эшләнгән иҗат җимешләре белән баетты. Ул шулай ук үзенең балалар өчен язылган шигырьләр китабын да алып килгән иде. «Әлеге җыентыкка кергән матур әсәрләр яшь буынга туган телне өйрәнергә булышыр, ә чагу рәсемнәр аша алар сүз байлыгын тагы да үстерер, дип ышанам», — дип билгеләде Рәзинә апа. Илчембәт авылы мәдәният йорты һәвәскәрләренең истәлекле бүләге — милли киемдәге курчак та музей экспонатлары арасында лаеклы урын алды. Дамир Хәйбрахманов иҗади бүләк әзерләгән иде. Ул Рамил Чурагул сүзләренә язылган матур җыр башкарды.
Туймазыда музей ачылу көнендә тагын бер күркәм вакыйга булды. Агымдагы елның ноябрь аенда Октябрьскийда яшәп иҗат итүче шагыйрь, 21 китап авторы, спортчы, педагог-тәрбияче Тимерҗан Идрисов 84 яшен билгели. Ул чыгышы белән Туймазы районы Атнагул авылыннан. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә чаңгы буенча спорт мастерлыгына кандидат булып кайта. 1961 елда СССРның җыелма командасына чакыру ала. Тамашачы күңелен матур шигырьләре, моңлы җырлары белән әсир итә ул. Шигъри әсәрләрендә мәңге искермәс темалар ярылып ята: дуслык һәм мәхәббәт, туган җирнең тырыш халкы, гүзәл табигате, сугыш каһарманнары турында.
Туган көн уңаеннан каләмдәшләр, иҗатташ дуслары Тимерҗан Низам улына ихлас тәбрикләүләрен җиткерде. Т. Идрисов милли мәгърифәтне, туган телне, гореф-гадәтләрне саклудагы, татар халкының үзаңын, мәдәниятен үстерүдәге фидакарьлеге өчен хөрмәт йөзеннән «Илһам» әдәби берләшмәсенең Мактау грамотасы һәм Һади Атласи исемендәге халык музей-китапханәсенең Шаһәдәтнамәсе һәм истәлекле гыйззәт билгесе белән билгеләнде.
Сүз ахырында: Нурия Вәлиәхмәтова авыл җирлеге башлыгы Р. Гыйниятуллинга, Илчембәт мәдәният йорты җитәкчеләре — Г. Хәмәтшина һәм Ф. Шараповага, «Ык сандугачлары» ансамбле җитәкчесе Д. Хәйбрахмановка, табын әзерләргә булышкан элеккеге балалар бакчасы хезмәткәре, җыр-моң остасы З. Абдерәшитовага, шулай ук әдәби берләшмәнең башка әгъзаларына, иҗатчыларга музейны ачуда күрсәткән ярдәмнәре, истәлекле бүләкләре өчен зур рәхмәт белдерә.
Юбилейлар килә торсын
(Нурия ханыма)
Кеше кебек яза белмәсәм дә,
Каләм алдым ике кулыма.
Котлау сәламнәрем илтә киттем
Чык син минем килер юлыма.
Музей дигән сүзне син башладың
Сәяхәттән йөреп кайткач та.
Карабашның бөек ноктасына,
Урай-урай менеп баскач та.
Бу тойгылар ирек бирмәделәр
Фәнис Яруллинга килгәч тә.
Синең белән бергә булды алар,
Ишекләрне ачып кергәч тә.
Тиз арада эш башланып китте,
Башка хезмәт эше ташланды.
Билгеләнде Музей ачу көне
Кунаклар чакыру башланды.
Теләгәннәр килде ераклардан,
Рәхмәт хуҗа ханым үзеңә...
Үз йортыңда шундый Музей төзү —
Туры килми һәркем сүзенә.
Мондый Музей яшьләр өчен кирәк
Тарихларны искә алырга.
Йолалар һәм гореф-гадәтләргә
Мәңге-мәңге тугры калырга.
Т. ИДРИСОВ.
Лилия ГАБИТОВА.