Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне: егетләргә изге теләкләр
Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш кысаларында бүген Яшьләр сараенда Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелде. Чарада агымдагы елда армия сафларына китәчәк егетләр, якын киләчәктә хәрби хезмәткә алыначак яшьләр, әти-әниләр чакырылды. Шәһәр хакимияте эшләре идарәчесе Нияз Хисамов, шәһәренең хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби бурычка әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Владимир Бермишев, отставкадагы полковник Русия офицерлары союзы әгъзасы Альбирт Шәйморатов, имам-ахун...