Рәсим Хәбибуллин
Әссәләмәгаләйкум хөрмәтле дин кардәшләрем! Әйтегез әле, Акшам намазын кояш баеганчы 20 минут алдан укырга ярыймы? Ягъни мәсәлән, шулай укысаң кабул буламы? Нәрсә дисез? Ә намаз үз вакытында укыла торган гамәл дисез инде. Аңлыйм, килешәм. Шулай булгач, ни өчен иртәнге намазны вакыты кергәнче укырга дип җәдвал төзиләр? Намаз үз вакытында укыла торган гамәл булгач, иртәнге намазны да вакыты кергәч кенә укырга кирәктер бит инде.
Аллаһы Тәгалә әйтә: "Хакыйкатьтә, иман китергәннәр өчен намаз билгеле вакытта уку фарыз булды". (4. 103)
Коръәндә: "Аллаһы әмер иткәннәрне үтәргә омтылыгыз. Ашагыз, эчегез хәтта таңның ак җебен кара җебеннән аера алганчы, аннары рузәне кояш баеганчы тотыгыз!" (2. 187.)
Бу аятьтә сүз сәхәр тәмам булгач иртәнге намаз вакыты керү аңлатыла.
Пәйгамбәребездән тагы шундый хәдис килә: “Ашагыз һәм эчегез, сезне көнчыгышта өскә таба күтәрелгән яктылык һич шикләндермәсен. Ашау-эчүне көнчыгыштагы офыкта кызыллык як-якка таралганны күргәч туктатыгыз!”
Ибн Габбас сөйләде, Аллаһының Илчесе (с.г.в) әйтте ди: “Таң ике төрле була: таң – иртәнге намазны укырга ярамый, ә ашарга ярый, һәм таң – инде ашарга ярамый, ә иртәнге намазны укырга ярый”. (Ибн Хөзәймә, әл-Хәким, әл-Байхаки).
Бездә - Татарстанда бу вакыт, (сәхәр тәмам – намаз башлана) кояш чыгарга бер сәгать тә 10 минут вакыт калгач була.
Әгәр мөселман кояш чыкканчы сәгатьярым алдан иртәнге намазын укыса, хәдистә әйтелгән “намаз укырга ярамаган” вакытта укыган була.
Мин бу турыда алдагы вакытларда да язганым бар иде инде, әмма иртәнге намазларын вакыты кергәнче укыган мөселман кардәшләребезнең укыган намазлары кабул булмаганын белә торып, кабатлап исләренә төшермәсәм, күңелем тынычлык тапмый.