Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Футбол балалар тууга сәбәпчеме?

Гаҗәеп хәл: Сочида ун көн эчендә, футбол чемпионаты башланганнан соң, 6 пар игезәк туган. Краснодар краеның сәламәтлек саклау министры Евгений Филиппов бу күренешне гадәти булмаган хәл дип билгеләгән.

Мәсәлән, Наталья һәм Игорь Снегиревлар Швейцария һәм Германия командалары арасындагы матчны карарга барырга җыенганда аларның сабыйлары бик тиздән дөньяга киләчәкләрен белдергән. Беренче булып ир бала туган (футбол чемпионаты барганда башкача мөмкинме соң?!)

Футбол чемпионаты башланганнан алып Сочиның Перинаталь үзәгендә 260тан артык бала туган. Шуны да билгеләргә кирәк: үткән елда Краснодар краенда 800 игезәк һәм 14 анадан өчәр бала дөньяга килгән.

Фото pixabay.com сайтыннан