Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Балалар йортларының яшь спортчылары көч сынашты

Республика командасы Спартакиада финалында катнашачак.

2-5 июльдә “Соколенок” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында “Спортивный Олимп Приволжья” XIII республика Спартакиадасы узды. Анда катнашучылар мини-футбол, волейбол, стритбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шашка, шахмат, дартс, йөзү буенча көч сынашты.

Ярышларда 12 балалар йортында тәрбияләнүче 100 бала катнашты. 5 июльдә Спартакиаданы тантаналы ябу кичәсендә җиңүчеләр билгеләнде.

Җиңүчеләр исемлегендә:

1нче урында — Бөре балалар йорты;

2нче урында — Үзән балалар йорты;

3нче урында — Ш. Ходайбирдин исемендәге 1нче республика балалар йорты.

Җиңүчеләрнең иң-иңнәре сентябрьдә Саранск шәһәрендә узачак финал Спартакиадасына юлланачак.

Фото: (Фото Мәгариф министрлыгы сайтыннан алынды)