Найти в Дзене
Йөз ел инде татар эстрада артистларының концертларына барган юк иде. Алай гына да түгел, соңгы вакытта нинди артистлар чыкканын да, нинди җырлар җырлаганын да белмим, диярлек. Шулай да февраль берендә Данир Сабировны тыңлап кайтырга насыйп булды. «Кемгә — нәрсә, кәҗәгә — кәбестә» дигәндәй, бу концертта да иң истә калганы нәрсә дисәләр, татар теле турында җылы, яратып сөйләгәннәре ошады дияр идем. «Татар теле яшәсен өчен көрәшергә түгел, татарча сөйләшергә кирәк!» Шәп фикер бит, ә?! Тулысынча килешәм. Шуңа да алдагы елларда карап кына уздыра торган #тәмлебулсын2024 #гаиләтабыны марафонында февраль аенда катнаштым. Тамчыдан күл җыелсын әле. Туган телебездә файдалы язмалар, татарча контент артсын. Марафоннар VK да узды. Хәзер телефон чистарта башлагач (шартлый инде алайса), бөтенләй бетергәнче монда да куйыйм дим. (Тырышып ясалган ич инде, бәлки кемгә дә файдасы тияр?) Алдагы көннәрдә аш-су пешерү видеолары булачак. @Данир Сабиров PS: концерттан калган фото. Данир Сабировларның суыткычында язу.
1 год назад
Күп еллар узгач, парта артына утырып, диктант язу мавыктыргыч маҗара булды әле. Илкүләм уздырылган "Татарча диктант.Яз" акциясендә катнаштык. Үткән елларда да барасы килгән иде, быел ниһаять, мөмкинлек чыкты. Бик зур рәхмәт Казан шәһәре 18 нче татар гимназиясенә матур итеп оештырып, уздырган өчен. #татарчадиктант #татарча #укы #рәмзияюсупова #казан # татарстан #белем
2 года назад
Коммунизм турында язырга ышандырган идем. Сүземдә торам. 5-6 яшьләр тирәсендә яраткан Заһит бабам бер капчык китап алып кайтты. Ул гади китаплар түгел. Кызыл каты тышлылар. Эчендә Ленин бабай  рәсеме, чүкеч-урак рәсемнәре дә байтак. Мин инде аның башын акчаларда күргән бар иде. Ул кара костюмнан, ачык маңгайлы, ян белән борыла төшеп, ниндидер бер таныш кебек елмаеп тора. Болай бер дә начар кешегә ошамаган. (Алай булмаса бөтен төшкә башын ясамаслар иде). — Бу китапларны теләсәң ничек буйый аласың,— диделәр. Минем шатлыгымны әйтеп кенә аңлатып булмас. Монарчы өйдә булган барлык кәгазь кисәкләрен бозып чыккангамы, шкафтагы китапларга орынырга да ярамый. Ә монда...шундый байлык. Берсен актарам, икенчесен...өченчесенә сузылам. Үзгәреш җилләре искән заман.  Коммунизм "якты киләчәк" төзүне туктатып, илебез белән демократиягә кереп барган вакыт булгандыр, сельсоветтан СССР турындагы брошюра, китап-журналларны чүплек  янына чыгарып куйганнар. Бабай безнең кызык кеше иде (теләсәгез аның турында күбрәк язармын). Күргән дә: — Мунча үрләтергә алсам ярыймы?"— дип сораган. — Ал, ал гына, безгә яндырып азапланырга кирәкмәс,—дип тагын өстәп биргәннәр. — Рәмзия, теләсәң нишләт, яз, сыз, укы, буя, ашама гына! — Алай ук әйтмәсәләр дә, дога китапларын саклаган кебек беркем дә сакламады. Мунчага ягып бетергәнче минем черновикларга әйләнделәр алар. Рәхәтләндем. Корона кигән, чәчәк тоткан патша кызларын, бер колагы кыскарак берсе озынрак куяннар һәм тетраэдерларны ясадым да ясадым. Соңгысы турында арттырып җибәрдем ахрысы. Әмма сүзләр укырга һәм язырга шуларда өйрәндем. КПСС, партия, политбюро... Укып, ошаганнарын кабатлап, өстеннән йөртеп, кырыйда күчерә идем. Бигрәк тә яңа сүз укыган саен әнине: — Ул сүз, теге сүз нәрсәне аңлата?— дип аптыраткан хәтердә. — Заседание президиума нәрсә ул?— дигәч, бабай әйткән иде: — Әнә кич белән көтү кайтыр алдыннан турда күршеләр җыелып, юк-бар сөйләшеп утыру инде ул,— дигән иде. Аннан үзе урамга чыга башласа: — Бабай, кая барасың? Заседаниегамы?— дип сорыйм. — Калдырып булмый инде, прогул язмасыннар тагын,— дия иде. Мондый иркенлекнең тагын бер файдасы тиде. Кечкенәдән типография сүзләре арасында язып туйгач, мәктәптә китап буяу белән шөгыльләнмәдәм. Буяп туелгандыр, күрәсең. Шуңа да авыз тутырып, "коммунизм мине укырга өйрәтте!"—дия алам. Рәхмәт! #татарчаязам #укы #рамзияюсупова #татартеле #бабай
2 года назад
Бәдрәф кәгазе...
Балалар тугач: "Роддомнан ук садикка чиратка басыгыз! Мәктәпкә кергәндә бәлки җитәрсез,"— диделәр. Акча төртмичә эләгү имеш, мөмкин түгел дип куркыттылар. Әмма Аллаһның рәхмәте киң. Унбер-уникенче елларда электрон чират керде, яңа садиклар ачыла, искеләренә ремонт ясата башладылар. Һәм олысына өч яшь тулгач урын да килеп чыкты. Икенчесе белән барыбер декретта булгач, без әле көтмәгән дә идек. Алмаш кием, сандаликлар, физкультурага чешки-шорты алып, садик–мәктәп дөньясына кереп киттек. Иртән озатканда елашулар, кичен алганда "тукта, хәзер уйнап бетерәм" дип, китә алмый торулар...
2 года назад
Сөйләшү...
Яңгыр белән кояш алышынып торганда, балалар белән урамда йөрергә дә җайсызрак. Анда юеш, монда пычрак. Таудан бер шуып төшсәләр дә тезе, артлары лыч су була. Әмма чыкмыйча да булмый.  Әле беренче бала тугач нинди генә һава торышы булса да, көненә ике тапкыр чыгып, икешәр сәгать йөртеп кайтырга тырыша идем. Кар яуса да, яңгыр астында дождевик каплап та чыга идем. Врачлар куша бит! Балага һава кирәк! Сырмалы ыштаннар, капюшон һәм бияләй киеп, элек урман кисәргә баручы ирләр кебек, китәсең коляска белән кар ерып...
3 года назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала