Йөз ел инде татар эстрада артистларының концертларына барган юк иде. Алай гына да түгел, соңгы вакытта нинди артистлар чыкканын да, нинди җырлар җырлаганын да белмим, диярлек. Шулай да февраль берендә Данир Сабировны тыңлап кайтырга насыйп булды. «Кемгә — нәрсә, кәҗәгә — кәбестә» дигәндәй, бу концертта да иң истә калганы нәрсә дисәләр, татар теле турында җылы, яратып сөйләгәннәре ошады дияр идем. «Татар теле яшәсен өчен көрәшергә түгел, татарча сөйләшергә кирәк!» Шәп фикер бит, ә?! Тулысынча килешәм. Шуңа да алдагы елларда карап кына уздыра торган #тәмлебулсын2024 #гаиләтабыны марафонында февраль аенда катнаштым. Тамчыдан күл җыелсын әле. Туган телебездә файдалы язмалар, татарча контент артсын. Марафоннар VK да узды. Хәзер телефон чистарта башлагач (шартлый инде алайса), бөтенләй бетергәнче монда да куйыйм дим. (Тырышып ясалган ич инде, бәлки кемгә дә файдасы тияр?) Алдагы көннәрдә аш-су пешерү видеолары булачак. @Данир Сабиров PS: концерттан калган фото. Данир Сабировларның суыткычында язу.
10 месяцев назад