Батырлар даны һәйкәлләрдә яши
Декабрьнең беренче ункөнлегендә билгеләп үтелә торган календарьдагы тарихи даталар — Билгесез солдат һәм Ватан геройлары көннәре уңаеннан Җиңү паркында митинглар узды. «Солдат уйлары» һәйкәле янында Билгесез солдат көненә багышланган чарага җыелган шәһәр халкы алдында чыгыш тоткан шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский һәр чорның үз каһарманнары булуын һәм аларның буыннар хәтерендә озак яшәячәген ассызыклады. — Ватан каһарманнары көне хәзерге Русия өчен мөһим дата. Бу көнне без үз батырларыбызны хөрмәтлибез, аларга дан җырлыйбыз...