Найти в Дзене
Текст татарской песни «Герман көе» (3 версии)
Сары каеш дилбегәләр Безнең атларда гына. Иртән торсам, ике күзем Сезнең якларда гына. Айның да бар йолдызы, Суның да бар кондызы. Сагынсам кояшка карыйм, Ул да йөри ялгызы. Алсу була, моңсу була Җәй көнендә таң ату. Сагынуларым шулкадәрле — Мөмкин түгел аңлату. Урамнардан урамнарга Кемнәр күпер салганнар? Без аерылдык та саргайдык, Саргаймасын калганнар. Без барасы юлларның ла Ике ягы канаулы. Без моңаймый, кем моңайсын Безнең көннәр санаулы. Биек икән тавыгыз, Куе икән талыгыз. Без китәбез, туганнарым, Бәхилләшеп калыгыз...
4 дня назад
Текст татарской песни «Үзең бүләк» (2 версии)
Нигә икән синең исемеңне Кушам һаман моңлы җырларга? Мәхәббәтем — бәхеткәем минем Тулып агар микән ярларга? Әгәр сөйсәң, язлар булып сөйсәң, Йөрәгемдә сагыш сүрелер. Язгы кояш көткән мәхәббәтем Нурлар булып нурга үрелер. Яшьлегемне сиңа бүләк иттем, Гомер назым булсаң — соңлама. Үзең — бүләк, үзең генә бүләк, Миңа башка бүләк сайлама! «Туган көнең белән котлыймын!» — дип мине, Ак чәчкәләр сиптең юлыма, Син бит үзең бүләк, Парлап типсең йөрәк, Куларыңны бирче кулыма. Син бит үзең бүләк, Парлап типсең йөрәк, Кулларыңны бирче кулыма...
6 дней назад
Текст татарской песни «Әдрән диңгез» из пьесы «Чын мәхәббәт»
Салих Сәйдәшев көе, Таҗи Гыйззәт сүзләре Әдрән диңгез, гүзәл диңгез, Ай, гүзәл диңгез. Күп яуларны күргән диңгез, Күргән ул диңгез. Тау батыры Искәндәргә, Искәндәргә Җан дәвасын биргән диңгез, Биргән ул диңгез. Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез, Ай, зәңгәр диңгез. Култыклары йөз дә сигез, Ай, йөз дә сигез...
6 дней назад
Текст песни «Өздереп бер карадың да…»
Рәис Нәгыймов көе, Әхәт Нигъмәтуллин сүзләре Өздереп бер карадың да Яндырдың йөрәгемне. Хәзер сизмим кайда басып, Ни эшләп йөргәнемне. Сизмим түбәннән төшкәнне, Үрләргә менгәнемне. Күрмим нәрсә күргәнемне, Белмим ни белгәнемне...
6 дней назад
Текст песни «Бик күрәсем килә»
Рөстәм Яхин көе, Әхмәт Ерикәй сүзләре Торсам иртән, уйларымда йөртәм, Ятсам — төшләремә керәсең. Бик сагындым, иркәм, нишлим икән, Бик күрәсем килә, күрәсем. Әллә ят кешеләр, әллә үзең Кавышу, өметләрен җимрәсең...
1 неделю назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала