Найти в Дзене
Поддержите автораПеревод на любую сумму
Покупайте СтеллыИ дарите их за контент
8 часов назад

Текст татарской песни «Әйтегезче, ромашкалар» (с переводом)

Өзәмен ромашка таҗларын Сөяме, сөймиме дип ярым. Әйт, чәчкә, дөресен әйт инде, Юансын йөрәгем һәм җаным. Яратамы? Яратмыймы? Әйтегезче, ромашкалар. Ашыкма син, яратыр, дип Җавап бирә миңа алар. Әйт инде әүлия ромашка, Яшьлегем сиздерми үтә бит. Мәхәббәт барына ышанам. Йөрим мин, кайчан ул килер дип. Яратамы? Яратмыймы? Әйтегезче, ромашкалар. Ашыкма син, яратыр, дип Җавап бирә миңа алар. Әйтми ул хыялый ромашка, Ышанып йөрүдән ни чара?! Өметем тик синдә, әүлиям, — Калдырма йөрәктә гел яра. Яратамы? Яратмыймы? Әйтегезче, ромашкалар...

1 день назад

Текст татарской песни «Яшьлегемә кайтыр идем» (с переводом)

Нинди ямьле безнең үзәннәр, Түшәлгәннәр йомшак хәтфәләр; Ал чәчәкләр, яшел үләннәр Яшьлегемне хәтерләтәләр. "Яшьлегем!" — дип, өзелеп җырлар идем, Өзелеп җырлый торган җыр булса; Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем, Кире кайта торган юл булса. Яшьлегемнең узып китүен Кошлар китүенә тиңлим мин; Киткән кошлар язын кире кайта, Кайтыр микән яшьлек, белмим мин. "Яшьлегем!" — дип, өзелеп җырлар идем, Өзелеп җырлый торган җыр булса; Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем, Кире кайта торган юл булса. Как прекрасны наши долины, Словно бархатом стелется свет; Алых цветов и трав изумрудных В юности моей силуэт...

2 дня назад

Текст татарской песни «Ялгыз чәчәк» (с переводом)

Юл буенда ялгыз калган Сары чәчәк — сары көнбагыш. Нигә синең күзләреңнән Түгелә соң моңсулы сагыш? Юл буенда көнбагыш, Ник түгелә моңсулы сагыш? Яшел чирәм юл буенда, Горур баскан сары көнбагыш. Горурлыгың баш идерми, Әллә үткән юлларың ялгыш? Әйтче миңа, көнбагыш, Үткән юлыңмы әллә ялгыш. Яшел чирәм юллар буе, Көнбагыш та күккә үрелә. Хыялларым киләчәккә Чирәмле юл буйлап йөгерә. Аңлат аңа, көнбагыш, Ялгызлык ул гомерлек сагыш. У дороги жёлтый подсолнух стоит, Одинокий, гордый, в золотом венце...

3 дня назад

Текст татарской народной песни «Челтәрле» (с переводом)

Ак алъяпкыч челтәрле, Илдә матурлар бетәрме? Илдә матурлар бетәрме, Җан сөйгәнгә җитәрме? Челтәр элдем читәнгә, Җилфер-җилфер итәргә; Без килмәдек буш китәргә, Килдек алып китәргә. Алын алырсыз микән, Гөлен алырсыз микән? Урталарга чыгып, сайлап, Кемне алырсыз икән? Алларын да алырбыз, Гөлләрен дә алырбыз; Күңелебезгә кем ошаса Шуны сайлап алырбыз. Урамнан узып бара Кашыннан күзе кара. Керфегеннән гөлләр тама Күрсәм йөрәгем яна. Челтәр элдем читәнгә, Җилфер-җилфер итәргә; Без килмәдек буш китәргә, Килдек алып китәргә...

4 дня назад

Текст татарской песни «Уртак яр кирәкми» (с переводом)

Язлар белән бергә, Керсез мәхәббәтем, Ялындырмый гына кил инде. Хисләр ташый ярдан, Мөлдерәмә күңел, Йөрәк көтә сине, бел инде. Мөлдерәмә күңел, Яз килгәнгә түгел, — Мәхәббәттән ташый ярыннан. Җырым белән бергә, һаман сиңа таба Ашкынамын яшьлек таңыннан. Уртак яр кирәкми, Мәхәббәтем минем, — Вакланмасын, керсез саф булсын; Йөрәкләр дөрләсен, Ятка сер бирмәсен, Яз үтсә дә, сөю үтмәсен. С весной приходи, Любовь моя чистая, Не заставляй тебя долго звать. Чувства через край, Душа переполнена, Сердце ждёт тебя — не забывай...

4 дня назад

Текст татарской песни «Тик туган җирдә генә» (с переводом)

Сагынышып кошлар кайта Түгәрәк күлләренә. Ояларын ясый алар Тик туган җирдә генә. Сандугачлар кунып сайрый Талларның иңнәрендә. Талларның иңнәрендә. Дөнья ямьле, сулар тәмле Тик туган җирдә генә. Тик туган җирдә генә. Җырлый-җырлый күтәреләм Тормышның үрләренә. Шатлыгым да, хәсрәтем дә Тик туган җирдә генә. Сандугачлар кунып сайрый Талларның иңнәрендә. Талларның иңнәрендә. Дөнья ямьле, сулар тәмле Тик туган җирдә генә. Тик туган җирдә генә. Тоскуя, птицы летят домой, К круглым озёрам своим...

Поддержите автораПеревод на любую сумму
Покупайте СтеллыИ дарите их
за контент