Найти в Дзене
Кайгылы югалту
1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә татар һәм башкорт әдәбиятларының классигы, Башкортстанның беренче халык язучысы Мәҗит Гафури вафат була. Шәриф Камалның бу уңайдан язылган кайгынамәсе һәм истәлеге «Совет әдәбияты» журналының 1934 елгы 11 нче санында басылып чыга. Быел Гафуринең вафатына 90 ел тулды. Шул уңайдан Шәриф Камалның "Кайгылы югалту" мәкаләсен игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Аның үзен мин бары 1928 нче елда гына күрдем. Җәй көне Казандагы мәгариф эшчеләре йортында (ул чагында «Татар мәдәният йорты» дип атала иде) Хәсән Гали иптәш мине тәбә­нәгрәк буйлы бер кеше белән таныштырды...
1 год назад
Бәйрәмдә еламыйлар, бәгърем!
Шәриф Камал хикәясе I Ул ястү намазыннан кайтып килгәндә билгеләп бер нәрсә дә фикерләми, тик үзлегеннән килеп туган уйларны гына бер-бер артлы башыннан үткәрә иде. Мәчет капкасыннан чыккач та, башка көнгедән байтак иртә чыкканлыгы хәтеренә килеп, күңеле болай сөйләп китте: «Әйе, бу көн тәравих юк шул. Сәхәргә дә тормаска. Күңелсез түгел... Йокларга. Торгач та гает! Нихәтле күп гаетләр үткән! Яшь вакыттагылары гаҗәби шатлыклы иделәр бит... Соңгылары һәммәсе бер төсле бара; шатлык эчтән күтәрми, үзең теләп шатланырга маташасың. Сабый чакта алай түгел. Хәер, сабый ул башканы белми дә, аңа башка нәрсә юк та, тик шаяру, сөенү генә бар...
1 год назад
Җамал Вәлиди Шәриф Камалның хикәяләре турында
Атаклы татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче Җамал Вәлиди 1914 елның 2 ноябрендә «Вакыт» газетасында чыккан «Матбугат галәмендә» мәкаләсендә Шәриф Камалның «Хикәяләр төркеме» исемле яңа җыентыгында бәяләмә язган. «Хикәяләр төркеме» Шәриф Камал әфәнденең газета вә журналларда басылган кечкенә хикәяләреннән гыйбарәттер. Ш. Камал әфәнде әлегә кадәр тиешенчә тәкъдир ителмәгән вә шөһрәте таралмаган бер язучыдыр. Моңа ике сәбәп булырга мөмкин. Әүвәл, Шәриф әфәнденең истигъдады[1] тиешле дәрәҗәдә эш күргәне юк...
1 год назад
Гөлчәһрә. Бәйрәм хикәясе
Шәриф Камал хикәясе Ничек гает көн булды исә, минем балачагым,  хосусан балачагымдагы бер билгеле вакыйга исемә төшә. Мин инде сигез яшьләрдә булганмын – әнкәем үлде. Әткәй аңардан  биш ел элек үлгән. Аның үлгәнлеген хәтерли алмыйм. Әнкәй үлгәндә минем кайгы-хәсрәте, әлбәттә, балаларча, ифрат дәрәҗә куркудан гыйбарәт иде; гүяки бөтен дөнья җимерелгән кебек булды... Әнкәй дә үлеп, мин бөтенләй үксез калгач, әнкәйнең абыйсы Сафый абзый мине үз өенә алды. Мин аларга күчкән көнне Сафый абзыйның хатыны — җиңгәй ни өчендер миңа, кашларын җыерып, ачулы күз белән карады. Аларның үзләренең дә ике кызлары бар иде...
1 год назад
Шәриф Камал: Кем мөфти булырга тиеш?
Кечкенә фельетон «Моннан 30 еллар элек куелган мөфтиемез халыкка файдасыз булса да, әйбәт кеше иде». Татар матбугаты аны каберенә озатканда шулай диебрәк калдылар. Өстәвенә: — Ул «Собрания»ның әһәмият вә игътибарын төшермәде, — дип мактый да төштеләр. Бу мактау, әлбәттә, Собраниянең төшәсе әһәмияте ни хәтле генә калганлыкны белмәгәнлектән түгел, тик «менә үлә, менә үлгән, менә шушы көннәрдә үләчәк» дип торганда, ике-өч еллап фәүкылгадә[1] сәбәт[2] вә мәтанәт[3] күрсәтеп, Газраил белән көрәшкән вә...
1 год назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала