Кайгылы югалту
1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә татар һәм башкорт әдәбиятларының классигы, Башкортстанның беренче халык язучысы Мәҗит Гафури вафат була. Шәриф Камалның бу уңайдан язылган кайгынамәсе һәм истәлеге «Совет әдәбияты» журналының 1934 елгы 11 нче санында басылып чыга. Быел Гафуринең вафатына 90 ел тулды. Шул уңайдан Шәриф Камалның "Кайгылы югалту" мәкаләсен игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Аның үзен мин бары 1928 нче елда гына күрдем. Җәй көне Казандагы мәгариф эшчеләре йортында (ул чагында «Татар мәдәният йорты» дип атала иде) Хәсән Гали иптәш мине тәбәнәгрәк буйлы бер кеше белән таныштырды...