Найти в Дзене
Алтынч[ae]ч
Гыйнварның соңгы көннәрендә Кариев театрында Луиза Янсуар белән Резеда Гарипованың «Алтынч[ae]ч» спектакле беренче тапкыр куелды. Шимбәдән бирле премьера хакында кабат-кабат кире кайтып уйланып йөрим. Төрле фикерләрне ишетәм, күрәм, укыйм. Бүген Миләүшә Хәбетдинованың да әйбәт кенә рецензиясе чыкты. Аның реакциясе нинди булыр дип баш ваткан идем: ул күтәргән проблемаларны спектакль дә күтәрә бит. Нинди дә булса саллы тәнкыйть белән спектакльгә бәйләнеп булмый, тегеннән тотам, моннан эләктерәм дигәндә ул шома гына шуып китә, койрыгын тоталмыйсың. Бәлки, бу даһилектер. Бәлки, гадилектер. Хулиганлык,...
4 года назад
Айнулиндалэ (тәрҗемә)
«Айнулиндалэ», яки «Айнур моңы, бер яктан, Толкинның мөстәкыйль әсәре булып торса, икенче яктан, язучының улы һәм иҗади варисы Кристофер Толкин аны «Сильмариллион»ның беренче өлеше итеп тә күрә. Әсәрнең беренче версиясе 1919 елның ноябре белән 1930 елның язы арасында языла һәм «Айнур моңы» дип исемләнә. 1930 елда ул тулысынча өр-яңадан языла. Авторның соңрак кертелгән өстәлмәләре белән баетылып, 1977 елда улы Кристофер тарафыннан нәшер ителә. «Айнулиндалэ» - космологик миф. Монда дөньяның барлыкка китерелүе һәм бу вакыйгалардан турыдан-туры катнашлык иткән Айнур, ягъни Айнулар турында сүз бара...
4 года назад
Татар Википедиясенең эчтәлек ягыннан төрлелеген һәрвакыт ярата идем. Бүген очраклы гына Куәт турындагы мәкаләгә юлыктым. Аны кем язганын да хәтерлим, "Йолдыз сугышлары"ның бер фанаты кайчандыр Википедиядә волонтерлык итә иде. Укып карагыз әле.
4 года назад
Көндәлек язуы: ютәл катыш укырга 13 нче гыйнварның буталчык фикерләре Үзем ютәллим, үзем көне буе тыз-быз чабам. Имтихан да биреп алдым, берничә чарага да катнашлык иттем. Көннең кечкенә ачышларыннан - Милли музейда эшли торган VR экскурсия. 1910 елгы Казан хәзерге башкаладан шундый ягымлырак. Балык базары мәйданында (Тукай мәйданы) булган мохитне сизеп, тоемлап алып бетердем шикелле. Шәп тамаша, бик тәкъдим итәм. Тиздән татарча һәм инглизчә гидлар да ясалачак, экскурсияне безнең Йортта да үтеп/карап/тыңлап булачак (VR экскурсияләр өчен яраклы фигыльне табалмыйм әле). "Сәләт"нең "Ел проекты" бәйгесендә жюрилык иттем, анда да үземә кечкенә ачышлар ясадым. "Сәләт"тән бөтенләй читтә булган кеше буларак, матбугаттан һәм дуслардан ишетеп белгән проектларның садәлегенә һәм ихласлыгына сокландым. Яшь егетләр-кызларның ике сүзнең берендә "гаилә", "дуслык", "бергәлек" һ.б. Матур бит инде. Мөнәҗәтләрдән билгеле Вәйс әл-Карани турында бөтенләй белми идем, Даниль бүген күзне ачты. Аңа, Төркиядә гыйлем алып, суфыйчылыкны өйрәнүчегә, әл-Караниның татар халык иҗатында тоткан урыны кызыклы булса, миңа бу шәхес бөтенләй беренче тапкыр ачылды. Шәриф Камалның туганнары Назарбаев урамының исемен алыштырырга һәм Ш.Камал исемен бирергә тәкъдим итә. Мин бу хакта нәрсә уйлаганымны әле белмим: реалист булырга теләгән акылым белән тәкъдимнең мөмкин түгеллеген аңлыйм. Ә, тагын бер ачыш: бу нәни каналчыкны игътибар белән укучылар һәм анда язылганнарны рус матбугатында бәян итүчеләр бар икән. Рәхмәт!
4 года назад
Әгәр дә яңа язган парча, нәсер, хикәя яки хәтта повестьләрегез белән әдәби бәйгедә катнашырга теләгән булсагыз, Шәриф Камал премиясенә җибәрергә вакытыгыз бар әле. 10 гыйнвар, 23:59 кадәр эшләрне кабул итәбез әле. Ә аннары - ә аннары эшләрне укыйбыз һәм хәтта комментарийлар да бирәбез (-чәкләр, олы абыйлар-апалар).
4 года назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала