Найти в Дзене
Алтынч[ae]ч
Гыйнварның соңгы көннәрендә Кариев театрында Луиза Янсуар белән Резеда Гарипованың «Алтынч[ae]ч» спектакле беренче тапкыр куелды. Шимбәдән бирле премьера хакында кабат-кабат кире кайтып уйланып йөрим. Төрле фикерләрне ишетәм, күрәм, укыйм. Бүген Миләүшә Хәбетдинованың да әйбәт кенә рецензиясе чыкты. Аның реакциясе нинди булыр дип баш ваткан идем: ул күтәргән проблемаларны спектакль дә күтәрә бит. Нинди дә булса саллы тәнкыйть белән спектакльгә бәйләнеп булмый, тегеннән тотам, моннан эләктерәм дигәндә ул шома гына шуып китә, койрыгын тоталмыйсың. Бәлки, бу даһилектер. Бәлки, гадилектер. Хулиганлык,...
4 года назад
Айнулиндалэ (тәрҗемә)
«Айнулиндалэ», яки «Айнур моңы, бер яктан, Толкинның мөстәкыйль әсәре булып торса, икенче яктан, язучының улы һәм иҗади варисы Кристофер Толкин аны «Сильмариллион»ның беренче өлеше итеп тә күрә. Әсәрнең беренче версиясе 1919 елның ноябре белән 1930 елның язы арасында языла һәм «Айнур моңы» дип исемләнә. 1930 елда ул тулысынча өр-яңадан языла. Авторның соңрак кертелгән өстәлмәләре белән баетылып, 1977 елда улы Кристофер тарафыннан нәшер ителә. «Айнулиндалэ» - космологик миф. Монда дөньяның барлыкка китерелүе һәм бу вакыйгалардан турыдан-туры катнашлык иткән Айнур, ягъни Айнулар турында сүз бара...
4 года назад
Татар Википедиясенең эчтәлек ягыннан төрлелеген һәрвакыт ярата идем. Бүген очраклы гына Куәт турындагы мәкаләгә юлыктым. Аны кем язганын да хәтерлим, "Йолдыз сугышлары"ның бер фанаты кайчандыр Википедиядә волонтерлык итә иде. Укып карагыз әле.
4 года назад
Көндәлек язуы: ютәл катыш укырга 13 нче гыйнварның буталчык фикерләре Үзем ютәллим, үзем көне буе тыз-быз чабам. Имтихан да биреп алдым, берничә чарага да катнашлык иттем. Көннең кечкенә ачышларыннан - Милли музейда эшли торган VR экскурсия. 1910 елгы Казан хәзерге башкаладан шундый ягымлырак. Балык базары мәйданында (Тукай мәйданы) булган мохитне сизеп, тоемлап алып бетердем шикелле. Шәп тамаша, бик тәкъдим итәм. Тиздән татарча һәм инглизчә гидлар да ясалачак, экскурсияне безнең Йортта да үтеп/карап/тыңлап булачак (VR экскурсияләр өчен яраклы фигыльне табалмыйм әле). "Сәләт"нең "Ел проекты" бәйгесендә жюрилык иттем, анда да үземә кечкенә ачышлар ясадым. "Сәләт"тән бөтенләй читтә булган кеше буларак, матбугаттан һәм дуслардан ишетеп белгән проектларның садәлегенә һәм ихласлыгына сокландым. Яшь егетләр-кызларның ике сүзнең берендә "гаилә", "дуслык", "бергәлек" һ.б. Матур бит инде. Мөнәҗәтләрдән билгеле Вәйс әл-Карани турында бөтенләй белми идем, Даниль бүген күзне ачты. Аңа, Төркиядә гыйлем алып, суфыйчылыкны өйрәнүчегә, әл-Караниның татар халык иҗатында тоткан урыны кызыклы булса, миңа бу шәхес бөтенләй беренче тапкыр ачылды. Шәриф Камалның туганнары Назарбаев урамының исемен алыштырырга һәм Ш.Камал исемен бирергә тәкъдим итә. Мин бу хакта нәрсә уйлаганымны әле белмим: реалист булырга теләгән акылым белән тәкъдимнең мөмкин түгеллеген аңлыйм. Ә, тагын бер ачыш: бу нәни каналчыкны игътибар белән укучылар һәм анда язылганнарны рус матбугатында бәян итүчеләр бар икән. Рәхмәт!
4 года назад
Әгәр дә яңа язган парча, нәсер, хикәя яки хәтта повестьләрегез белән әдәби бәйгедә катнашырга теләгән булсагыз, Шәриф Камал премиясенә җибәрергә вакытыгыз бар әле. 10 гыйнвар, 23:59 кадәр эшләрне кабул итәбез әле. Ә аннары - ә аннары эшләрне укыйбыз һәм хәтта комментарийлар да бирәбез (-чәкләр, олы абыйлар-апалар).
4 года назад
"Азатлык"ның троллингы Былтыр Роскосмос җитәкчесе Рогозинның кабинет ишегендә эленгән такта фотосын интернетта таратканнар иде. Ул, әлбәттә, фейк иде һәм анда мөхтәрәм Рогозинның титуллары бик җәелеп язылган иде. Соңыннан ул әфәнде үзе фейкны фаш итте, чын кабинетын һәм чын элмә тактаны күрсәтте. "Азатлык" бу вакыйганы соңгы елларда киң таралган фейкларга мисал итеп китергән, әмма нечкә троллингтан баш тарта алмаган, шуңа күрә менә нинди җөмлә килеп чыккан: "Роскосмос" һәм шәхсән үзем турында күпләгән фейклар тарату кемгә һәм ни максаттан кирәк? Шундый нәрсә ясарга иренмиләр дә бит", дип язды фәлсәфә һәм техник фәннәр докторы, гандболда спорт мастеры, "Роскосмос" сайтында чыккан "Рвем небо мы в клочья" җыры авторы Рогозин. Ут!
4 года назад
Суфичылык турында курс Дустым, Төркиядә Олыдаг университеты талибе Даниль Әхмәтшинның суфичылыкка багышланган лекцияләр шәлкеменнән икенчесен бүген тыңлый аласыз. Онлайн трансляция Ислам дөньясын өйрәнү үзәгенең телеграм каналында үтәчәк: https://t.me/centerofislamicstudies Лекция рус телендә.
4 года назад
Тарихның рәнҗеше төшмәсме? Инкыйлабларга һәм халык күтәрелешләренә безнеңчә җавап: Күмәк иминлек килешүе оешмасы. ОДКБ форматы белән империячел көчләр күп нәрсәгә бара ала. Әмма Ватаныңа чит гаскәр керттерүне халкың кабул итәрме, рәнҗемәсме? Хәзер кан коярлар, тәртип урнаштырырлар, әмма тарихның рәнҗеше төшмәсме? Башка илләрдәге инкыйлабларны канга коендырып бастыру - илебезнең күптәнге традициясе. XIX гасырдан, Палкин идарәсеннән башлап, дәвам итә бу. Совет империясе кыйпылчыклары арасында Казакъстан прогрессив, киләчәккә ышаныч белән карый торган дәүләт булып тоела иде. Әмма тарих янә исбатлый: чын демократик процедураларсыз заманча дәүләт корып булмый, без капчыкта ятмый, ә нәфрәт буасы барыбер ярларыннан ташып чыга. "Мәгърифәтле тирания" борынгы грекларда гына булган ул, ә безнең җәмгыятьләрдә мөмкин түгел, димәк. Кайберәүләр мондый сценарий Русияне дә көтә дип кайгыра йә сөенә. Әмма безнекеләр берничә ел дәвамында мондый һәм башка сценарийга әзерләнде, протестларда лидер була алырдайларны утыртып бетерде. Интернетны өзүгә дә, фикер тарата алырдай оешма һәм чараларны юкка чыгаруга да остарып беттеләр. Казакъстан халкына Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм рух ныклыгы бирсен. Казакъларның телне саклау һәм үстерүдә кылганнарын карап сөенәм һәм кызыгам, чөнки аларда Һарри Поттер да казакъча сөйләшә, бик кызыклы проектлар эшләнә, хәтта "Рик белән Морти"ны да казакъча карап була! Гаделлек яшәсен!..
4 года назад
"Ведьмак" турында Кемдә нәрсә инде: интернет Казакъстан дип шаулаган арада, "Ведьмак"ның икенче сезонын карап бетердем. Китапларын да укыган булмады, уенын да уйнаган юк. Шуңа күрә ул дөнья турында беренчел чыганагым бары Netflix сериалы гына. Гадәттә, яңа фэнтези дөньясы белән танышканда, аның турында һич югы Википедиядән укып чыгам. Ләкин "Ведьмак"ны бары стриминг корпорациясе һәм режиссерлар күзлегеннән карап кына белергә карар кылдым. Күргән кадәресе исә күңелгә бик ятты: шундый бай һәм үзенчәлекле дөнья. Сәясәт, тылсым, дискриминация, сугыш, тугрылык, караңгы вә якты көчләр - мин яратканча. Без, Русия татарлары, балачактан мәктәп программасы һәм масс-мәдәният аркылы славян мифологиясен үзләштергәнгә күрә, бу җәһәттән зур славян бергәлегенең кырыенда торучылары инде. Шуңадырмы, тавык тәпиле ызба, лешийлар һәм башкаларны сериалда күргәч, күптәнге танышыңны очраткандай буласың. Поляк авторы милли мифологияне шулай дөньяга чыгарган икән, сокланасы гына кала. Ни урысның, ни татарның әкият дөньясын сыйфатлы һәм мавыктыргыч рәвештә дөньяга чыгарганыбыз, шулар аркылы күңел ачу мәдәниятын яулый алганыбыз юк әле.
4 года назад
Һоббит, яки Барып кайту (тәрҗемә)
Д.Р.Р. Толкинның "Һоббит, яки Барып кайту" исемле маҗаралы повесте 1937 елда дөнья күрә. 20 елдан соң гына басыла башлаган "Балдаклар хөкемдары" белән чагыштырганда, бу әсәр, чыннан да, балалар өчен иҗат ителгән, җиңел һәм күңелле. Китапка оригиналь иллюстрацияләрне дә Толкин үзе ясаган. Әсәрнең беренче бүлегеннән өзек фәкыйрегез тарафыннан 2016 елда татарчага тәрҗемә ителде һәм Азатлыкта чыкты. Биредә шул өзекнең вак-төяк төзәтмәләр кертелгән язмасы урнаштырылды. Көтелмәгән мәҗлес Җир астындагы өндә яшәгән ди, булган ди һоббит...
4 года назад
Ике Папалы дөнья
Ике Папа. Сез беләсезме, без бит хәзер кабатланмас, башка буыннарга тәтемәс бәхет ияләре. Ватиканда берьюлы ике Рим папасы яши торган чор хәзер. Идарә итүче папа Францисктан тыш, аңа кадәр католикларның башлыгы булган Бенедикт XVI да исән-сау әле. Папалыктан китсә дә, Бенедикт папа титулын югалтмады. «Мактаулы папа» булып йөри ул хәзер.  Netflix 20 декабрьдә «Ике Папа» исемле үзенчәлекле кинофильмны чыгарды. Ул Бенедикт XVI белән булачак Францискның, ягъни кардинал Бергольоның очрашулары турында...
6 лет назад
"Патша", яки егет ничек ир булды
Англия патшасы Һенрих V турында чыккан яңа кинофильм - "The King" - кичә Netflix стримингында чыкты. Яшь патша ролен Тимоти Шаламе башкара. Шуңа да фильм Шаламеча килеп чыккан. Асылда, төп тема - кичә дуслары белән лыкынганчы эчеп йөргән һәм вакытын күңел ачуга багышлаган (монысы Шекспирның ялганы), шул ук вакытта "пацифист" булган егетнең ир-атка әверелүе, уйнак шаһзадә булудан туктап, чын патша статусын кабул итүе турында. Шаламеның күп рольләре әлегә "coming-of-age-story". "Патша" фильмы да шул юнәлешне дәвам итә...
6 лет назад