Найти тему
Кояшка алданмагыз!
Җиңелчә киенеп йөрсәгез салкын тияргә мөмкин. Яз айларында табигать белән бергә хроник авырулар да уяна. Кыштан соң организм көчсезләнә, һава торышының да үзгәрүчәнлеге кире йогынты ясый. *Ашказаны авырулары. Ашказаны җәрәхәте булган кешеләрнең авыруы бу чорда аеруча көчәергә мөмкин. Кешенең ач карынга ашказанында авыртулар, күңел болганулар башлана. Гүзәл затлар, җәйгә кадәр тиз арада ябыгыр өчен, диетага утырырга ашыга. Шуңа күрә туклануга бик зур әһәмият бирергә кирәк: язгы чорда ачы, артык тозлы,...
1 год назад
Бу эчемлек тартуны ташларга ярдәм итә
Белгечләр бер эчемлек ярдәмендә тәмәке тартуны ташлап була, ди. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, 26,1% русияле тәмәке тарта. UfacityNews басмасы BristolPost гәзитенә сылтанып язуынча, сүз яшел чәй турында бара. Бу эчемлек кешенең сәламәтлеген яхшырта, шулай ук ул тәмәке тарту аркасында зарарланган тукымаларны тернәкләндерә ала, шул рәвешле тәнне дә гомумән тернәкләндерә...
1 год назад
Матур булыйм дисәң...
Түбәндәге киңәшләргә колак сал. *Чәчегез ялтырап торсын, сәламәт күренсен өчен атнага бер тапкыр кастор мае сөртегез. *Керфекләргә дә, чәчләргә дә кастор мае кирәк *Чәчләр өчен тагын бер киңәш: бер чынаяк кефирны кайнар сулы тәлинкәдә тотып җылытыгыз да аңа биш тамчы кастор мае тамызыгыз. Катнашманы чәчегезгә сылагыз да, полиэтилен киеп, өстеннән сөлге урагыз. Ярты сәгатьтән соң чәчегезне юыгыз. *Чәч коелганнан: бер өлеш майга ике өлеш аракы кушып, шуны чәч төбенә сылагыз. *Кавыктан котылу...
1 год назад
Кышын йомырка ашыйм дисәң...
Тавык күбрәк йомырка салсын өчен кышын нәрсә ашатырга? Моның өчен төп ике шартның үтәлүе кирәк. Тавык күбрәк йомырка салсын өчен кышын нәрсә ашатырга? Моның өчен төп ике шартның үтәлүе кирәк. Беренчедән, кетәклекнең җылы, каралган булуы, икенчедән, кош-кортның яхшы ашавы. Татарстанда яшәүче Әлфинур Нәҗметдинова мәсәлән, тавыкларын көненә ике тапкыр ашата. Иртән табыннан калган ризыклар – икмәк, ботка, яшелчә (бәрәңге, кишер, чөгендер) һ.б. бирә. Ара-тирә болгаткан белән сыйлый. Болгатканны вакланган кабырчыкка (ракушка) ылыс оны, печән һәм акбурга су кушып ясый...
1 год назад
Сәламәтлек өчен файдалы 5 төрле чикләвек
Чикләвек яратасызмы, дуслар? Сәламәтлек өчен бик файдалы бу 5 чикләвекне табиблар кыш айларында ешрак ашарга кушалар. Ләкин аларны саклык белән кулланырга кирәк, диләр. Аллергиясе булган кешеләргә чикләвек куллану сәламәтлек өчен зур куркыныч тудыруы мөмкин. Әстерхан чикләвеге. Депрессиядән коткара, стресс белән көрәшергә ярдәм итә. Йокыны нормальләштерә. Баш авыртуын баса. Хәтерне яхшырта. Фундук. Тән тиресенә һәм күзләргә файдалы (Е витамины)...
1 год назад
Ул организмның картаю процессын тоткарлый
Йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта һәм тагын бер бик файдалы ягы бар! Массачусетс университеты галимнәре кара шоколадка өстенлек бирергә киңәш итә. Бу тәмле десерттагы антиоксидантлар организмның картаю процессын тоткарлый, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырту өчен дә файдалы. Шоколад нерв системасына уңай йогынты ясый. Организмда эндорфин һәм энкефалин кебек шатлык гармоннары эшләп чыгара...
1 год назад
Таныш булмаган номерны алмагыз!
Акчагызны югалтасыгыз килмәсә, шушы киңәшне исегездә тотыгыз. Бүген, 22 декабрьдә, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгының конференц-залында журналистлар БР буенча Эчке эшләр министры урынбасары, генерал-майор Евгений Полтавц белән очрашты. Сөйләшүнең максаты - халыкны телефон мошенникларыннан сак булырга өйрәтү, алданмаска өндәү. Аның сүзләренчә бер тәүлек эчендә генә республика халкы аферистларга якынча 6-8 миллион сум акча җибәрә. "Таныш булмаган номердан сезгә полиция хезмәткәре яки ФСБдан дип шалтырата икән, бөтенләй җавап бирмәгез һәм телефоныгызны сүндерегез! Алар белән сөйләшергә ярамый...
1 год назад
Эш атнасын ничек дөрес башларга?
Табиб Александр Мясников үзенең киңәшләрен бирде. Табиб һәм  “Россия 1” телеканалында “О самом главном” тапшыруын алып баручы Александр Мясников русиялеләргә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эш көннәрен ничек дөрес башларга икәнлеген сөйләп бирде.  Табиб озайлы яллар тәмамлану белән беренче көнне үк актив эш башламаска киңәш итә. “Тәүдә әзерләнергә кирәк, баштан ялларны алып ташларга. Сәяхәтләрдән, кунакка йөрүләрдән, экскурсияләрдән соң шәһәр ыгы-зыгысына һәм машиналар агымына кайту һәрчак җиңел түгел, әмма башка чара юк”, – ди белгеч...
1 год назад
Стресска ничек бирешмәскә?
Әйдәгез тормышның матурлыгын күрер өчен бүген стресска каршы торуның гади генә адымнар өйрәник. Күпләребез зарлар сазына батты. Шуңа күрәмсең, кайвакыт кечкенә яхшылыктан, хәтта уңай күренешләрдән тискәресен эзлибез, ачу белән кабул итәбез. Арабызда иртәнге ашның да тәмен тоймаучылар бар, чөнки ковидтан соң тәм тою рецепторлары үз хәленә кайтмаган... Әйдәгез тормышның матурлыгын күрер өчен бүген стресска каршы торуның гади генә адымнар өйрәник. Көлү гадәте Безгә йогынты ясаучы күпчелек тышкы сәбәпләр тормышыбызны катлауландыра...
1 год назад
Казанда журналистлар очрашты Яңарак кына Казаннан Бөтенрусия татар журналистлары форумыннан кайттык. Төрле төбәкләрдән жыелган каләмдәшләр белән очрашып сөйләшү - үзе бер гомер. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Вәсил Шәйхразиев, "Татмедиа" агентлыгы вәкилләре белән журналистиканың бүгенгесе, иртәгәсе турында фикер алышулар, лекцияләр, семинарлар - барысы ла кызыклы, фәһемле булды. Яшел Үзән районына сәяхәт кылып, анда Кече Шырдан авылында бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның йорт-музеен күрү, "Татар авылы" этнографик комплексы белән танышу да рухыбызны күтәрде.
1 год назад