Муслюмово-информ
Күләгәдә калган исем
I бүлек Яшен яшьнәп күкне телгәләгән мизгелдә, Ләйсән тәрәзәгә килеп капланды. Ишегалдындагы карт алмагач төбендә кемдер басып тора иде. Кара плащ кигән бу кеше бер мизгелгә генә яшен яктысында күренде дә яңадан караңгылыкка чумды. Ләйсәннең йөрәге жу итеп китте. — Илдар! — дип кычкырды ул иренә. — Кара әле! Илдар диваннан торып тәрәзә янына килде. — Кем бар анда? Ләкин алмагач төбендә инде беркем дә юк иде. Шул чакта капка келәсе шапылдап ябылды. Илдар ишеккә ташланды. Берничә минуттан ул кулында дымланган конверт белән әйләнеп керде...
Олы җанлы шәфкать туташы
Балалар белән эшли торган шәфкать туташы олы йөрәкле, киң күңелле булырга, авырттырмыйча укол кадый белергә, прививка ясарга, бәрелгән-сыдырылган җирләрне тиз арада дөрес итеп бәйләп,"рәтләп" куярга, иң мөһиме – балаларны яратырга тиеш. Мөслимнең "Күбәләк" балалар бакчасында хезмәт куючы Лира Галимова нәкъ шундый сыйфатларга ия. Әниләрчә кайгыртуы, ихлас яратуы белән яулап алынган эчкерсез хөрмәт, ихтирам бу! Лира Мансур кызы моннан 60 ел элек Мөслим районының Бүләк авылында Мансур абый белән Мәкмүнә апа гаиләсендә дөньяга тәүге авазын сала...
Әйтелмәгән сүзләр
Хикәя Көзнең салкын, яңгырлы бер көне иде. Авыл өстенә төшкән соры болытлар, тәрәзәләргә бәрелгән яңгыр тамчылары кебек, Айгөлнең күңелендәге егерме еллык сагышны кузгатты. Ул туган авылына аяк басканга күпме вакыт үткәнен үзе дә аңламады. Соңгы тапкыр бу юллардан атлаганда, ул әле егерме биш яшьлек яшь хатын иде. Кулында кечкенә генә сумка, йөрәгендә мең сорау, күзләрендә яшьләр... Ул вакытта ул артка борылып карамаска сүз биргән иде Айгөл. Ләкин кеше кайвакыт качып киткән җиренә кире кайта. Әтисе вафат булганнан соң, Айгөлгә дә туган йортына кайтырга туры килде...
