Найти в Дзене
Приятного аппетита

Приятного аппетита

Предлагаем кулинарные рецепты от читателей.
подборка · 9 материалов
Пешерелгән колбаса, сосиска һәм сарделька тиз бозыла, шуңа аларны суыткычта 2-6 градуста уртача ике-биш тәүлек сакларга була. Гәрчә кайбер җитештерүчеләр саклану вакытын 30 тәүлеккә кадәр (колбасаны кисмичә суыткычта саклау шарты белән) дип күрсәтсә дә. Колбасаның сорты, сыйфаты никадәр түбәнрәк булса, аны саклау срогы шуның кадәр кимрәк. Ярымысланган колбаса (вакуумлы полимер пленкага төрелмәгән) суыткычта – күп дигәндә 12 тәүлек, киселгән очракта 10 тәүлек саклана. Чи килеш ысланган һәм чи килеш киптерелгән колбасалар 4 айга кадәр саклана ала. Колбаса никадәр корырак (кипкән) булса, шуның кадәр озаграк саклана. Колбаса сайлаганда, аңа бармак белән басып карагыз: каты, баскан эзләр калмый икән, димәк колбаса әйбәтләп киптерелгән. Сосиска, сарделька сайлаганда, маркировкасын игътибар белән укыгыз (ул аңлаешлы булырга тиеш). А яисә Б категорияле товарга өстенлек бирегез, бу хакта мәгълүмат товар этикеткасында күрсәтелә. Күпчелек очракта ГОСТ билгеле сосискалар сыйфатлы була. Җитештерүче, товарын шулай тамгалап, аның сыйфатлы иттән һәм табигый ингредиентлардан эшләнүен раслый. Мондый сосискада крахмал да, соя, консервантлар да юк. Ит продуктларын очраклы кешеләрдән алмаска киңәш ителә. . Колбасаны таныш, сыналган сатучылардан гына алырга кирәк. Фото – Ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде
Балның сыйфатын ничек ачыкларга?
Билгеле булганча , бал кортлары балны үсемлек нектарыннан ясый. Кайбер вакытта бал өлгереп җитми. Бу аны кәрәздән вакытыннан иртәрәк алган очракта күзәтелә. Андый балның составында су микъдары күп була, шунлыктан ул тиз әчи. Саклаган вакытта өлгереп җитмәгән бал ике катламага – шикәрләнгән һәм сироп сыман катламнарга аерыла. Әчүен туктату өчен, кайбер умартачылар балны 80 градуска кадәр җылыталар. Мондый бал, үзенең барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент – диастазаны да югалтып, азык матдәләренең гап-гади катнашмасына әйләнә. Балның табигыйлеге диастаза саны буенча билгеләнә. Бу санны бары тик белгечләр генә билгели ала...
#тәмлетамак Ташкабактан - коймак Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы бер ташкабак, ярты стакан (125 мл) сөт, 1 йомырка, 3-5 аш калагы он, кыздырыр өчен көнбагыш мае, ярты чәй калагы тоз һәм үзегез яраткан тәмләткеч. Ташкабакларны 1-1,5 сантиметр калынлыктагы түгәрәкләргә кисәбез дә, тозлап куябыз. Шул арада сөт, йомырка, он һәм тәмләткечне кушып кляр ясыйбыз. Ташкабакларны башта онда, аннары клярда әвәләп көнбагыш маенда ике яклап та кыздырып алабыз. Тәмле булсын!  Наилә Нәбиева фотосы
Яшелчә сайлаганда ялгышмагыз
Сәламәтлек өчен зарарлы булмаган яшелчә һәм җиләк-җимешне ничек сайларга? Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр макро һәм микроэлементларга, организм өчен кирәкле витаминнарга бик бай. Кибетләрдә җәйге чорда да, кыш көне дә яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлау мөмкинлеге зур. Сайлый белергә генә кирәк. Азык-төлек продуктларын куллануның рациональ нормалары буенча рекомендацияләр нигезендә, кеше елына 120-140 килограмм яшелчә, җиләк-җимеш куллана ала. 95- 100 килограмм бәрәңге, 90-100 килограмм җиләк-җимеш куллану норма дип санала...
2 года назад
"Тәвә йомыркасы" десерты
Райондашыбыз Лениза Галимова "Тәвә йомыркасы" десертының рецепты белән бүлешә. Сөтле крем ясау өчен савытка 800 мл сөт, 1 пакет ваниль шикәре, 100 г шикәр комы һәм 75 г кукуруз крахмалы салып болгатабыз һәм читкә алып куеп торабыз. Апельсинлы крем өчен 1 литр апельсин согы кирәк. Магазинныкы да ярый. Сокка 80 г шикәр комы һәм 75 г кукуруз крахмалы өстәп төерләре беткәнче болгатабыз. Ике кремны да плитә өстендә уртача утта берьюлы болгата-болгата җылытабыз. Куера башлап, кайнат чыгу белән үк уттан алабыз...
2 года назад
Словно волшебник на кухне творит
Уроженка села Новое Саитово Луиза Зиганшина (Латыпова) вот уже 20 лет работает поваром в столовой гимназии. Ее рабочий день начинается в 5 утра. Ежедневно она кормит около 600 детей! В семье росли пятеро детей. Луиза – младшенькая. После 3 класса ей пришлось учиться в школе-интернате в Казани. Она очень скучала, часто плакала по ночам, но Луиза не сдавалась. Интернат – казенный дом, возможно, не всегда меню было разнообразным, но все-таки им перепадали печенье, вафли. Но даже эти сладости Луиза не ела, а берегла для мамы...