Найти тему
Мошенники не дремлют
Растет число преступлений, совершаемых с использованием сети интернет и средств мобильной связи. Об этом мы поговорили с начальником полиции районного отдела внутренних дел Булатом Замалиевым. – Булат Зуфарович, в последнее время, судя по публикациям в СМИ, растет число преступлений, совершенных с использованием мобильных средств связи. Звонят от имени операторов связи, представителей «Энергосбыт»а, просят продлить договор на оказание услуг или замену электросчетчика, для чего необходимо подписать его через личный кабинет в Госуслугах...
1 месяц назад
#уңыш_2024 Районда урып-җыю тулы куәтенә дәвам итә. Әлеге эштә “Туган як”, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары һәм “Исламов” фермер хуҗалыгы өлгерлек күрсәтә. Шулай ук “Авзалов” фермер хуҗалыгы да калышмый. Район буенча барлыгы 5033 гектар мәйданда эш башкарылды. Аграрийлар көзге бодай культурасын җыю белән шөгыльләнә. Аның уртача гектар биреме 30 центнер тәшкил итә. Уңган игенчеләребез көче белән бүгенге көнгә район буенча барлыгы 15144 тонна икмәк җыелды. Басуларда җитмештән артык комбайн эшли. “Туган як”, “Намус” агрофирмаларында һәм “Исламов” фермер хуҗалыгында урып-җыю эшләре төгәлләнгән басуларны көзге чәчү кампаниясенә җир әзерләү - киләсе ел өчен җир эшкәртү эшләре дә дәвам итә.  Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
7 месяцев назад
#дин_вә_вөҗдан Тойгелде авылын абыстае Нурия Гыйльфанова махсус хәрби операциядәге егетләргә байтактан ярдәм итә инде. "Ир-ат күлмәкләрен кисеп госпитальдә дәваланучы солдатларга кидерү өчен җайлап тегү дисеңме, яраларга ябу өчен салфеткалар ясау, озак яна торган шырпылар әзерләү - Нурия ханым барысына да үз өлешен кертте. Инде менә туган ягыбызның хуш исле, шифалы 21 төрле үләненнән торган чәйләр киптереп, капчыкларын да үзе тегеп, 36 капчык чәй әзерләп куйды. Бу эше әле тагын дәвам итә", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.  Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.
7 месяцев назад
“РИТЭК” (Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе) оешмасы үзенең эшчеләре арасында VI Спартакиада уздырды. Райондышыбыз Ләйсән Хафизова спартакиадада зур уңышларга иреште: шахмат уенында җиңү яулады һәм командаларын беренче урынга алып чыкты. Ләйсән – “Яшьлек” спорткомплексының футбол тренеры Илфат Хафизовның кызы. Мәктәптә укыган вакытта да Ләйсән шахмат буенча район данын яклап шактый күп бәйгеләрдә катнашып, республика җиңүчесе булган иде.  Фото - Ләйсән Хафизованың шәхси архивыннан.
7 месяцев назад
#дин_вә_вөҗдан "Җәмигъ" мәчетендә оештырылган ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар ГТО нормативлары тапшырды. Балаларны һәрдаим рәвештә спорт белән шөгыльләндерү һәм җирлегебездә ГТО комплексын популярларштыру максатыннан узган бәйгедә катнашучыларны Мөслим буенча ГТО администраторы Расил Фәттахов сәламләде. Балалар урыннан сикерү, идәннән этелү, алга иелү, бер минут эчендә идәннән күтәрелү нормативларын үтәделәр. Барлык катнашучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.  Фотолар - Мөслимнең ГТО үзәгеннән.
8 месяцев назад
#иминлек Җәй көне эсседә ачык калган тәрәзә иминлеккә куркынычы тудыра ала. Бигрәк тә кечкенә балаларның тәрәзәдән егылып төшү куркынчы зур. Бүлмәдә, өйдә балаларның үзләрен генә калдырмагыз. Чебен-черкидән саклаучы челтәр баланы тотып тора алмый. Тәрәзәгә бала ачмаслык итеп чикләүләр куегыз, балага балконга чыгарга рөхсәт итмәгез. Өстәл-урындыкларны һәм башка җиһазларны тәрәзә янына куймагыз. Тәрәзә төбендә калган уенчыклар да баланың игътибарын җәлеп итә.  Наилә Сәлахова фотосы.
8 месяцев назад
Бу көннәрдә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 110 чакыру һәм мөрәҗәгать килгән. Шуларның 18е – йөрәк-кан тамырлары авырулары, унысы – көнкүрештә тән җәрәхәтләре белән. Сабантуйда аягын-кулын авырттырып 8 кеше мөрәҗәгать иткән. 11 райондашыбыз дәвалану өчен хастаханәгә салынган. Йөрәк өянәге белән бер хатын кыз һәм инсульт белән бер ир-ат Әлмәт хастаханәсенә озатылган. Фото – Татар-информ архивыннан.
8 месяцев назад
41 ел умарта тота!
Җирлегебездә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр шактый. Озак еллар шушы юнәлештә уңышлы эш алып баручыларның берсе – Тойгелде авылы егете Мирһаҗиян Шәйхетдинов. Аның умартачылык белән шөгыльләнүенә быел 41 ел булган! – “Трудовик” совхозында элек бик зур умартачылык бар иде. Мәүҗетдин Минһаҗев баш умартачы булып эшләде. Мин аның кул астында бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә төшендем. Бу эшне шундый яраттым! Белем туплау, эшнең асылына ныклап төшенү максатыннан башта – Кама Тамагындагы училищеда, аннан Минзәлә аграр техникумында умартачы белгечлеген алдым...
8 месяцев назад
Волонтерлар махсус хәрби операциядәге егетләр өчен коры душ ясап җибәрделәр. Дорнит тукымасын билгеле бер үлчәмдә кисеп, аңа махсус гель тамызганнар һәм пакетларга салганнар. - Су тамызгач, ул күбекләнә, шуның белән тәнне сөртергә, чистартырга була. Әлеге гельне юып төшерергә кирәкми, ул тәнне корытмый, исләрдән дә коткара, – ди волонтер Людмила Игошева. Моннан тыш коры душ җыелмасында тәнне корытып сөртү өчен шакмаклы сөлге һәм куллану тәртибе язылган инструкция дә бар.  Людмила Игошева фотолары.
8 месяцев назад
#хезмәтләрен_хөрмәтләп Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирянова, Т.В.Калимуллина исемендәге премия бәйгесендә катнашып җиңү яулады һәм "Иң яхшы җитәкче" дипломы белән бүләкләнде.  Фото - Гөлнар Шакирянованың шәхси архивыннан.
8 месяцев назад
Әй, Сабантуй, Сабантуй!
Гасырлардан гасырларга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитсә дә, матурлыгын югалтмаган бәйрәм ул – Сабантуй. Туганнар, дуслар очраша торган мәйдан ул. Нәкъ менә Сабантуй барлык милли уеннарны, көрәш, ат чабышларын яратучыларны бер мәйданга туплый. Сабантуй мәйданы капкасы янында кунакларны гармунчылар каршы алды. Гармун көйләрен тыңлап кунаклар “Вакыт елгасы” күргәзмә мәйданына үтте. Быел “Сабантуй бизәкләре” дип аталган фотокүргәзмә дә эшләде. Анда 1970-2023 елларда узган Сабантуй күренешләре урын алган. Фотоларга карап күпләр истәлек-хатирәләрен барлады. Татар ихатасының капка төбендә татар, рус, керәшен һәм мари кызлары каршы алды...
9 месяцев назад
#дин_вә_вөҗдан 3 июнь көнне Мөслимнең "Нур" мәчетендә балалар өчен әхлак һәм сәләмәтлек яллары" башланып китте. 📸 Фото – Мөслим мөхтәсибәтеннән. Тулырак: hmuslumirc.ru/...tte
9 месяцев назад