Бүгенгесе көндә махсус хәрби операциядә Ватанны саклаучылар рәтендә булган авылдашларым арасында Рәсим абый иң яше. Аңа нибары 27 яшь. Ул 2024 нче елның 11 нче мартында үз теләге белән Ватан сагына баса. Аның батыр солдат, үз иленең патриоты булуы әллә каян күренә, сизелә. 4 медале бар, “Батырлык өчен” медален Авдеевкада барган көрәшләрдә яралангач бирәләр. 2024 нче елның 14 нче маенда булган яралану Рәсим абыйны 4 ай госпитальләр, сәламәтләндерү үзәкләре сукмакларын таптарга мәҗбүр итә. Рәсим абый 2024 нче елның 9 нчы маенда узган парадта да катнаша...
Батырларны заман тудыра...
“Салах”: Салахов Илшат Фәргать улы
Илшат абый өчен “патриотизм, батырлык” төшенчәләре Ватанны саклау белән тыгыз бәйләнгән. 1999-2000 нче елларда Осетия җирләрендә, Чечня Республикасында барган канкойгыч сугышның кайнар нокталарында хезмәт иткәч тә, ул контракт төзеп, хәрби булырга карар кыла. “Ир-егетләр өчен Ватанның иминлеге һәрвакыт беренче урында булырга тиеш,”- ди ул. Һәм бу чыннан да шулай. Сынауларга бай булган бүгенге заман Ватан сагында үз-үзләрен горур тотарга сәләтле кешеләрне ачыклый. Салахов Илшат шулар рәтендә. Яр Чаллы...
“Абзый”: Раузетдинов Ришат Рәшит улы
Ришат Раузетдинов МХОдә инде ике елдан артык хезмәт итә. Аның күпне күргән, байтак сугышларда катнашкан кеше булуы әллә каян күренеп тора. Ул – Дагыстандагы “кайнар нокта”да булган элеккеге чик сакчысы. Ришат абыйның кителендә “Батырлык өчен” һәм “Хәрби батырлык өчен” медальләре бар. Ике бүләкне алу тарихы болайрак. Ришат абыйны 2022 нче елның октябрь аенда Түбән Кама шин заводыннан мобилизациялиләр. Башта ул 31 нче полкта АГС-17 гранатометчысы булып хезмәт итә. II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медален кече сержант Раузетдинов 2023 нче елның җәендә Первомайск янындагы сугышларда ала...
Шәйдуллин Сәмигулла Шәйдулла улы
Мәктәп альбомына “Вәлиев Сәмук” дип язып куелган кеше Шәйдуллин Сәмигулла Шәйдулла улы булып чыкты. (Туу турында таныклыгында шулай язылган). Әнисе Акъяр авылына кияүгә чыккан, Сәмигулла 1919 нчы елда шул авылда туган. Яшьли әтисез кала, әнисе кире Чаллы Башына кайта, Вәлиев Әсәдулла абыйның әтисе Насихка кияүгә чыга. Бала чагы бу авылда үтә. Үсеп җиткәч, Костромага китә, сугышка да шуннан алына. Шунысы кызык, аның турындагы газета мәкаләсендә дә исемнәр төрле: ”Сәмук Насибульевич Шайдуллин – один из кадровых строителей...
Хисмәтуллин Мөнип Хисмәтулла улы
1938 нче елда Совет Армиясенә хезмәткә алына. Шуннан соң өйгә кайтырга туры килми – Бөек Ватан сугышы башланып китә. Фронтта сержант, радист була. 1945 нче елның февраленә кадәр күп кенә бәрелешләрдә катнаша. “Кызыл йолдыз” ордены, 5 медаль белән бүләкләнә. Сугышта каты яраланып, аягын өздерә. 2нче группа инвалид булып кала. 1945 нче елда туган авылына кайтуга, эшкә керешә...
